Хәбәрләр
Кайбычта “Үлемсез полк” акциясе уза
9 Май көнне Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган парад белән "Үлемсез полк" акциясе быел район үзәгендә бергә үткәрелә.
Башка еллардан аермалы буларак, парад көндезге сәгать уникедә башланып китә һәм Олы Кайбыч авылындагы мәдәният йорты яныннан кузгала. Бәйрәмнең төп чаралары җиңүчеләр буынына куелган мемориал янында уза. Әлеге акциягә Кайбыч районында яшәүче бар халыкны да актив кушылырга чакырабыз. Дәһшәтле сугыш елларында илебез азатлыгы өчен көрәшкән, яу кырында мәңгелеккә ятып калган бабаларыгыз, әтиегез, туганнарыгызның, илебезгә Җиңү алып кайткан каһарманнарның фотосурәтен тотып, сез дә «Үлемсез полк" акциясендә катнаша аласыз. Безгә тынычлык бүләк итүчеләргә хөрмәт йөзеннән үткәрелә бу акция.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев