Хәбәрләр
Кайбычта Ленинград камалышында калган ветераннарны хөрмәтләделәр
27 гыйнвар - Ленинград шәһәрен немец фашистлары гаскәрләреннән тулысынча азат иткән көн. 900 көнгә сузылган блокада - тарихка ачы күз яшьләре белән язылган.
Кайбыч районында да Ленинград блокадасын үз күзләре белән күргән, бу ачлык-ялангачлык, фаҗига белән тулы елларны үзе аркылы кичергән хөрмәтле кешеләребез - Хәдия Вәлиева һәм Тәскирә Латыйпова яши. Әлеге көн уңаеннан, көчле рухлы ак яулыклы әбиләр белән районның Пенсия фонды бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова, башкарма комитетның эшләр белән идарәчесе Дания Бәдретдинова һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева очрашты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән күчтәнәч тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев