Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясенә йомгак ясалды

Узган атнаның пәнҗешәмбесендә район мәдәният йорты балаларның шатлыклы авазына күмелде. Биредә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясенә йомгак ясалды. Күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, чит гаиләгә тәрбиягә алынган һәм физик мөмкинлекләре чикле булган балаларга мәктәп һәм спорт формалары, портфельләр һәм уку әсбаплары тапшырдылар.

Әлеге чараны чын мәгънәсендә мәктәпкә җыену бәйрәме дип атап булыр иде. Чөнки төрле төстәге шарлар белән бизәлгән күркәм зал, бүләкләр, «Миләшкәй» балалар бакчасына йөрүче нәниләр һәм Олы Кайбыч мәктәбе укучылары бүләк иткән матур шигырьләр, дәртле җырлар, барысы да бәйрәм рухы бүләк итте. Бу көнне безнең районда татарстанлыларның уртак бәйрәме - Республика көненә, суверенлык алуга 25 ел тулуга теләктәшлек билгесе итеп «Республика тасмасы» акциясе дә үткәрелде. Аның кысаларында чарада катнашучыларның барысына да «Безнең республика: горурланабыз, яратабыз!» дип язылган тасмалар өләшенде.

Чараны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ачып җибәрде:

- Әле кайчан гына уку елы тәмамланган иде, инде менә бик тиздән яңасы башланачак. Күркәм традиция буенча без кабат «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясенә йомгак ясыйбыз. Әлеге акция елдан-ел киңрәк колач җәя. Беренче елны, 2007 дә 68 укучы бүләкләнсә, быел исә без 146 баланы сөендерәбез. Барыгызның да яхшы укуыгызны теләп калам!

Чарада катнашкан кунак - Казан федераль университетының югары белем бирүгә әзерләү үзәге директоры Диләрә Муравьева да балаларга укуларында уңышлар теләде.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе барышында быел район буенча 200 мең сумнан артык акча җыелган. Бер көнлек хезмәт хакын күчергән коллективларга, спонсорларга, гомумән, шушы акциядән читтә калмаган бөтен кешегә дә рәхмәт сүзләре яңгырады. Әлеге акчага алынган бүләкләрне районыбыз мәктәпләренең төрле сыйныфларында белем алучы укучыларга тантанага махсус килгән җитәкчеләр тапшырды. Шулай ук һәр балага тәм-том да бирелде.

Акциягә йомгак ясау тантанасында катнашкан балаларның куанычы эченә сыймады. Мөрәле авылыннан килгән Ильвина Сабированың хис-кичерешләре белән кызыксындым:

- Мин әле бу мәдәният йортына беренче тапкыр гына килдем, монда бигрәк тә матур, бәйрәм бик күңелле! Без дус кызым Ләйсән белән килдек, аның белән бергә балалар бакчасына йөрдек. Инде зур үстек, бик тиздән мәктәпкә барачакбыз! Бүген безгә матур портфель белән уку әсбаплары бирделәр. Мәктәпкә бик тә барасым килә. Мин шигырьләрне тиз ятлыйм, барлык хәрефләрне дә өйрәндем инде! - диде сөйкемле кызчык.

- Мин дә хәрефләрне беләм, ә укырга безне Алсу апабыз өйрәтәчәк! - дип сүзгә кушылды Ильвинаның дусты Ләйсән Мортазина.

Кошман авылыннан килгән Нияз Әхмәдуллинга да уку әсбаплары салынган матур портфель тапшырдылар.

- Абыем Ильяс быел икенче сыйныфка бара. Безнең икәүләшеп мәктәпкә җыенганны күреп, сеңлем Ләйсәннең дә мәктәпкә барасы килә, ләкин ул әле кечкенә, балалар бакчасына гына йөри. Әлегә портфель алмаган идек, менә бүген бирделәр, - диде ул шатлыгын уртаклашып.

- Гаиләдә өч бала үстерәбез, узган ел олы улыбыз тәүге тапкыр мәктәпкә керде, быел икенчесе барачак. Әлеге акцияне оештыручыларга һәм үткәрүчеләргә зур рәхмәт. Балаларга бүләк иткән шатлык аларның үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын иде! - дип сүзгә кушылды Ниязның әнисе Яшнара ханым.

Чыннан да, балалар шатлыгы - иң мөһиме! Тантаналы чара ахырында балалар башкарган җырдагыча, барлык сабыйлар да шатлансын һәм көлсен, тыныч имин дөньяда яшәсен иде. Шөкер, илебез имин, яшәгән җиребез гөлләргә тиң, яңа уку елына көч тупланган, уку әсбаплары әзер, бары тик исәнлектә һәм саулыкта тырышып укырга гына язсын ул-кызларыбызга. Әти-әни өчен шуннан да зур куаныч була алмыйдыр ул, минемчә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясенә йомгак ясалды