Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта полиция Кыш бабае бүләкләр тарата

Яңа ел - якты, онытылмаслык, гаҗәеп бәйрәм. Бигрәк тә балалар өчен. Алар Кыш бабайны, Кар кызын һәм, әлбәттә инде, бүләкләр көтә. Бу хакта эчке эшләр бүлегендә дә онытмыйлар.

"Полиция Кыш бабае" акциясен үткәрү күркәм традициягә әйләнде. 16 декабрьдән башлап, яңа елның 18 гыйнварына кадәр полиция Кыш бабае авыр хәлле гаиләләрдәге балаларга Яңа ел күчтәнәчләре таратачак.

- Яңа елның бүләксез булмаганын балалар бик яхшы аңлый. Шуңа күрә дә безнең хезмәткәрләр, балаларга дип, уенчыклар, канцелярия товарлары, тәм-томнар сатып алды, бүләкләр нәни хуҗаларын көтә, - диде Кайбыч районы полиция бүлегенең шәхси состав белән эшләү буенча өлкән белгече, полиция капитаны Резеда Гомәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта полиция Кыш бабае бүләкләр тарата