Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта праймеризлар тәмамланды

Узган атнада Олы Кайбычта муниципаль органнарга сайлаулар праймеризының соңгысы - унҗиденчесе узды. Партия эчендәге алдан тавыш бирү мәйданчыгында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Сабиров, район башлыгы урынбасары, "Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы Сәяси советы әгъзалары Рәмис Хәялиев, Дания Бәдретдинова катнашты. Анда алдан сайлаучылар җыелган иде. Исәп-хисап комиссиясе эшләде. Праймериз муниципаль сайлауларга...

Узган атнада Олы Кайбычта муниципаль органнарга сайлаулар праймеризының соңгысы - унҗиденчесе узды. Партия эчендәге алдан тавыш бирү мәйданчыгында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Сабиров, район башлыгы урынбасары, "Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы Сәяси советы әгъзалары Рәмис Хәялиев, Дания Бәдретдинова катнашты. Анда алдан сайлаучылар җыелган иде. Исәп-хисап комиссиясе эшләде.


Праймериз муниципаль сайлауларга әзерлек кысаларында үткә­релде. 13 сентябрь көнне районның җирле үзидарә ор­ганнарына 131, ә республиканың муниципаль берәмлекләре буенча 7700 депутат сайланачак.

Депутатлыкка канди­дат­лар белән очрашу өчен җаваплы Гөлинә Габдрахманова праймериз процедурасы турында сөйләде, Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб һәм Афанасьевка авылларыннан ун округ буенча депутатлыкка кандидат булган унбиш кешелек исемлек бе­лән таныштырды, кандидатларның үз­лә­ренә сүз бирде. Чыгыш ясау өчен бирелгән биш минут эчендә кандидатлар үз­лә­ренең сайлау алды платформасы бе­лән таныштырды.

Олы Кайбыч мәктәбе директоры Алия Биккулова үзенең чыгышында алдына төп максат итеп халыкта экологик культура тәрбияләүне куюын ассызыклап үтте.

Чыгыш ясау өчен сүз район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга бирелде.

- Беренче сайлау участогы депутаты һәм депутатлыкка кандидат буларак, мин үземнең көчемне, вакытымны һәм игътибарымны шушы җирлеккә юнәлдерәчәкмен, - диде ул. - Иң мө­һи­ме - халыкның яшәү сыйфатын яхшырту. Ә ул күп төшен­чәләрне үз эченә ала. Торак мәсьәләсе - беренче чиратта. Агымдагы елда тугыз гаи­лә яңа йортларга күчәчәк. Ел саен район бюджеты хисабына ике йорт төзе­лә, кризис булуга да карамастан, без бу елда да йортлар төзүне дәвам итәчәкбез.

Олы Кайбычтан Илдар Шакиров район башлыгына гозерен җиткерде. Авылның бер өлеше әле һаман да сыйфатлы чиста суга мохтаҗ. Бу мәсьә­лә хәл ителер дип ышанасы килә.

Район үзәк сырхауха­нә­сенең баш табибы урынбасары Гөлнара Сафиуллина авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларын саклап калуны, халыкка сыйфатлы диспансеризация уздыруны, эчкечелекне бетерү һәм сә­ламәт яшәү рәвешен пропагандалауны максат итеп куя.

Илмас Хәмидуллин исә депутатларның халык бе­лән хакимият арасында элемтә тудыручы звено икәнлегенә басым ясады. Депутатлыкка кандидатка, "Әтиләр советы" рәисе буларак, ата кешенең гаи­ләдәге һәм бала тәрбияләүдәге ролен күтәрү гозере әйтелде.

Якынча тавыш бирүнең тәртибе белән танышкач, сайлаучылар депутатлыкка кандидатлар өчен тавыш бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта праймеризлар тәмамланды