Бу атнаның дүшәмбесендә Олы Кайбыч мәчетендә районның имам-мөхтәсибен сайлау буенча җыелыш узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, Иделаръягы районнары казые,Тәтеш районының имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, авыллардагы имамнар катнашты.
Әлеге җыелыш Коръән сүрәләре уку белән башланып китте. Татарстан Диния назарәте имам-мөхтәсиб вазифасына кабат Дамир хәзрәт Гыйниятуллин кандидатурасын тәкъдим иткән. Район башлыгы да моны хуплады һәм аның күп еллар дәвамында бу вазифаны зур җаваплылык тоеп башкаруын, халкыбызны, яшьләр, балаларны дингә тартуда, рухи яктан тәрбияләүдә зур өлеш кертүен, хакимият белән тыгыз элемтәдә торып аңлашып эшләвен, милләтара мөнәсәбәтләрнең кыйммәтен саклаудагы нәтиҗәле хезмәтен билгеләп узды.
- Авылларыбызда да имамнар сайлап куйдык, алар да элеккечә үз урыннарында калды. Дамир хәзрәт һәр яктан үрнәк кеше,күп балалы әти дә, - диде ул чыгышын төгәлләп.
Инсаф хәзрәт тә аның белән бер чорда эшли башлавы, апрельдә Казанда узган Татарстан мөселманнарының чираттагы корылтаенда да Кайбычтагы эшчәнлекне уңай яктан билгеләп узуларын әйтте.
Имамнар аны бертавыштан кабат имам-мөхтәсиб итеп сайлады. 1997 елдан бирле шушы вазифада булган Дамир хәзрәт, үзенә ышаныч күрсәтүләренә рәхмәтен белдереп, болай диде:
- Безнең төп максатыбыз - халыкны дингә өндәп, теләүчеләргә дин сабаклары бирү, белгәннәребезне өйрәтү, иманлы булуга өндәү.
Җыелышта мөхтәсибәтнең ревизия комиссиясе сайланды, 20 майда Болгардагы җыенда катнашу, Рамазан аена әзерлек һәм башка мәсьәләләр дә каралды.
Нет комментариев