Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта «Ришвәтчелеккә – Юк!» район бәйгесенә йомгак ясадылар

Оешма-предприятие­ләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган чираттагы планеркада район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова мәктәп укучылары арасында үткәрелгән «Ришвәтчелеккә - Юк!» район бәйгесе нәтиҗәләре белән таныштырды. Иң яхшы эшләр республика бәйгесенә җибәрелде. Алдан хәбәр иткәнебезчә, 33 җиңүче арасыннан дүрт призлы урынны Кайбыч укучылары яулады.

Фәния Петухова әйтүенчә, бәйгегә барлыгы 97 эш кабул ителгән. «Иң яхшы рәсем» номинациясенә - 73 эш, «Иң яхшы инша-эссе» номинациясенә - 10, «Иң яхшы видеоролик»ка - тугыз эш һәм биш презентация кабул ителгән. Алар темага туры килү һәм актуаль булулары, бизәлеше, авторның үзенчәлекле фикер йөртүе һәм гражданлык позициясеннән чыгып бәяләнде. Әлеге эшләр күчерелгән булу-булмауга да тикшерелде. Укучыларның эшләренә бәя биргәндә, конкурс комиссиясе балаларның дөньяны киң күз­аллавын, сәләтле, белемле икәнлеген, иң мөһиме, Россияне коррупциясез көчле ил итеп күрер­гә теләүләренә игътибар итте. Кайбер укучылар иншаларында әдәби әсәрләрдәге ришвәт алучылар һәм казнаны талаучыларның тормышын да чагылдырган. Кайберәүләр тарихи тикшерү ысулын кулланганнар, социаль һәм фәнни хезмәтләрдән файдаланучылар, Библия һәм Коръән китап­ларыннан өзекләр китерүчеләр дә бар. Үзләренә, гаиләләренә бәйле мисаллар да китергәннәр. Бәйгедә катнашучылар саны елдан-ел арта. Быел унбер мәктәптән иҗади эшләр кабул ителсә, алдагы еллардагыча, бу юлы да Олы Кайбыч мәктәбе укучылары иң актив катнашучылар булды. Алардан 47 эш кабул ителде, бу барлык эшләрнең яртысы диярлек. Бәрлебашы, Олы Урсак, Иске Чәчкаб һәм Федоровское мәктәбе укучылары да ришвәтчелеккә битарф түгел. Олы Кайбыч мәктәбе белән чагыштырганда, Иске Чәчкабта укучылар саны азрак булса да, икешәр видеоролик, презентация һәм өч инша әзерләгән. Бәйге җиңүчеләренә дипломнар һәм акчалата бүләкләр, катнашучыларга район башлыгының рәхмәт хатлары тапшырылачак.
«Иң яхшы инша - эссе» номинаци ясе җиңүчеләре:
1 урын - Баязит Хәсәнов, Иске Чәчкаб мәктәбе (ике номинациядә катнашты, иншадан тыш мультфильм да тәкъдим итте);
2 урын - Алсу Сафина, Олы Кайбыч мәктәбе;
3 урын - Илгизә Хөсәенова, Иске Чәчкаб мәктәбе.
«Иң яхшы рәсем» номинациясендә:
1 урын - Эльвина Хәсәнова, Бәрлебаш мәктәбе;
2 урын - Илүзә Минвәлиева, Олы Кайбыч мәктәбе;
3 урын - Кирилл Чиклеев, Олы Кайбыч мәктәбе.
«Иң яхшы видеоролик» номинациясендә:
1 урын - «Гадел булып яшик» дип исемләнгән күмәк эш белән Олы Кайбыч мәктәбенең 1 а классы укучылары.
2 урын - Илфар Галиуллин, Иске Чәчкаб мәктәбе, «Яхшы якка үзгәрергә беркайчан да соң түгел»;
3 урын - «Доктор Айболит» дип исемләнгән күмәк эш белән Олы Кайбыч мәктәбенең 3 классы укучылары.
Мондый бәйгеләрдә катнашып, укучылар үз алларына максат куя, яңа белем үзләштерә. Ришвәтчелеккә карата тискәре караш бала чактан ук тәрбияләнә. Әхлак кануннары киләчәктә урлашырга яки ришвәт бирер­гә юл куймас дип ышанасы килә. Бу тәрбиянең бер өлеше булырга тиеш. Балалар - дәвамчыларыбыз, без ала

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта «Ришвәтчелеккә – Юк!» район бәйгесенә йомгак ясадылар