Күптән түгел спорт комплексының көрәш залында Кайбыч, Апас һәм Буа районнары командалары катнашында, кызлар һәм малайлар арасында самбо буенча районара ярыш булды.
Кайбыч районы командасы составында Кече Мәме, Олы Урсак мәктәпләре спортчылары чыгыш ясады. Медальләр егетләр арасында җиде, кызлар арасында биш үлчәү авырлыгында уйнатылды. Районыбыз кызлары арасында үз үлчәү категорияләрендә Кече Мәмедән Вера Козина - беренче, шул ук мәктәптән Айсылу Насыйбуллина, Олы Урсактан Анна Газизова - икенче урында. Кече Мәмедән Дилә Шаһизданова, Александра Шиварова, Олы Урсактан Гүзәл Шакирова - өченче урыннарда.
Егетләр арасында беренче урынны яулаучы булмады. Кече Мәмедән Иван Токсаров, Олы Урсактан Эльвин Җаппаров үз үлчәү авырлыкларында икенче урынга чыктылар. Шулай ук Кече Мәме егетләре Максим Фомин һәм Денис Давыдов өченче урыннарны алдылар.
Нет комментариев