Кайбычта сайлау комиссияләрен укыттылар
Чираттагы сайлауларга шактый вакыт булса да, 8 ноябрьдә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе район мәдәният йортында район, участок сайлау комиссияләре рәисләре, рәис урынбасарлары һәм секретарьлары өчен укулар оештырды.
Әлеге укуларда шулай ук, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Заһидуллина катнашты.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Валентина Каменькова, секретаре Надежда Борисова, оештыру- методик бүлек мөдире Фәридә Таҗиева сайлауларны оештыру, документлар белән эшләү, сайлау участокларын кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү, агитация алып бару, закон бозу очраклары булганда ниләр эшләргә кирәклеге хакында сүз алып барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев