Кайбычта сенсация!
Могҗиза булган бит әле, җәмәгать! Олы Кайбыч авылында яшәүче Нурания апа Сабитованың бер кызыл тавыгы..., юк алтын йомырка түгел, ә ниндидер кытыршы эзләре булган йомырка салган. Йомырканы игътибар белән карасалар, анда гарәп хәрефләре белән «Аллаһ" дигән язуны танып алганнар. Үзләренә генә ышанмыйча, гарәп телен әйбәт белүче кешегә дә күрсәтеп караганнар,...
Мондый хәлләрне ишеткәләгән бар иде инде, ә менә Кайбычта беренче тапкыр күрәбез бу хәлне. Нурания апа редакциягә алып килгән могҗизалы йомырканы фотога да төшереп алдык. Аны кулдан-кулга йөрттек, тик беркем дә бер ни әйтә алмады. Гаҗәп бит, ә!? Хуҗалар әлегә бу йомырканы ни эшләтергә дә белмиләр, ашаргамы, сакларгамы?! Сакласаң, кайда, ничек сакларга?!
Аллаһ, үзе теләгәндә, барлыгын төрле юллар, төрле могҗизалар аша белдерермен дигән, ди безнең дәү әни. Бу очракны да шуңа юрамыйча, тагы ни диярсең...
Бәлки сезнең дә менә шундый гаҗәп хәлләргә тарыганыгыз бардыр. Тормышыгыздагы могҗизалар турында безгә дә язып җибәрегез. Бергәләп гаҗәпләник!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев