Халыкара инвалидлар ункөнлеге дә узып китте. Төрле чараларга бай булды ул. Шулай да арада иң җылысы - сәламәтлекләрендә тайпылышлар булган бала тәрбияләүче аналар белән очрашу иде. Эчкерсез рәхмәт сүзләре белән сугарылган, гөлләргә күмелгән, җыр-моңнарга төренгән бәйрәм һәркемнең күңелендә җылы тәэсирләр калдыргандыр.
Әлеге очрашуның җылылыгы кафега килеп керүгә үк сизелә иде инде. Районыбызның төрле авылларыннан җыелган әниләр Борындыктан Зөлфия Сафиуллина, Чүтидән Румия Шитаеваның кул эшләреннән оештырылган күргәзмә белән таныша. Чиккән картиналар, сәйләннәр тезеп ясалган чәчәкләр, бәйләнгән җылы киемнәр, бияләй-оекбашлар -боларның барысын да оста куллар тудырган. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да, әлеге матурлыкка соклануын белдереп, бу кул эшләренә күпме хезмәт кергән, күз нурлары түгелгән, диде.

Ә залга килеп керүгә, идән тулы гөлләр каршы алды. Ниндиләре генә юк: шау чәчәктә утыручылары да, чәчәккә бөреләнгәннәре дә. Казаннан ятим һәм инвалид балаларга ярдәм итүче «Наз» фонды җитәкчесе Нурания Сәйфетдинованың тантанага чакырылган барлык әниләргә дә алып кайткан бүләге ул. Спонсорлар ярдәменә таянып эшләүче бу фондка гөлләрне чәчәкләр сату белән шөгыльләнүче бер изге күңелле кеше бирә икән. Нурания апа, инде шиңә башлаган бөтен гөлләрен дә җыеп кайта да, аларны башка савытларга күчереп утыртып, җан өрә, үстерә. Шул гөлләре белән Кайбычтагы күпме кешегә шатлык өләште инде ул! «Кайбыч районы белән хезмәттәшлек итүе җиңел миңа. Социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиевага, Казанга театрга, концертка, зоопаркка яки башка мәдәни чарага шуның кадәр ярдәмгә мохтаҗ кеше, бала алып килегез, дип шалтыратуым була, алар шунда ук, рәхмәтләрен әйтеп ризалашалар. Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәтем зур, безнең барлык гамәлләребезне дә хуплый», - диде ул.

- Без сезнең үзегезгә тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Менә ничә еллар дәвамында инде Кайбыч халкына үзегезнең олы йөрәкле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булуыгызны раслап киләсез, - диде Альберт Илгизәрович, Нурания ханымга җавап итеп. - Бу залга ана исемен горур йөртүче, балаларын өзелеп яратучы әниләр җыелган. Тормыш мәшәкатьләреннән бераз булса да ял итсеннәр, бер-берсе белән аралашсыннар дип, сезне күрү, сорауларыгызга җаваплар бирү, рәхмәт әйтү өчен чакырдык сезне бу матур залга. Белеп торыгыз, сез ялгыз түгел, кирәк булганда, ярдәм кулы сузарга һәрчак әзер торабыз.
Сүз аналарга бирелде. Һәрберсе баласы, аның уңышлары турында дулкынланып сөйли. Хәтерегездәме, 2013 елда бөтен район халкы белән бергә нәни Амалияне чит илдә дәвалау өчен акча җыйган идек. Баласы өчен утка да, суга да керергә әзер торган, чит илләрдәге клиникаларга кадәр барып җиткән Резедә Шуралева да кызы белән кайткан иде очрашуга. Алар бергәләп биегәндә, Резедәне баласын җил-давыллардан саклаучы фәрештәгә тиңләдем.
- Кайбыч халкына рәхмәтләрем бик зур минем. Район газетасында безгә ярдәм кирәклеге турындагы мәкалә басылгач, бөтен район халкы безгә акчалата ярдәм итте. Сез безгә яшәргә өмет бирдегез! Минем кызым туганда ук инсульт кичерде, яшь ярымнан соң гына утыра башлады, ике яшьтән соң гына беренче адымнарын ясады, әмма туктап калды. Дәвалау курслары узгач, өч яшь тулганда кабат аякка басты. һәр көнебез яшәү өчен көрәш иде. Ике тапкыр Чехиягә, бер тапкыр Германиягә барып дәваландык, - диде ул. - Авыру бала тәрбияләүче ата -аналарга шуны әйтәсем килә: беркайчан да төшенкелеккә бирелмәгез, балагызга ышаныгыз, кул селтәмәгез, аны дәвалау, тормышка яраклаштыру өчен барысын да эшләгез. Мин үзем Амалиягә дүрт ай чагыннан башлап, ул дүрт яшькә җиткәнчегә кадәр бер дә өйдә утырмадым. Бер атна ял итәм дә, тагын сырхауханә юлларын таптый башлыйм, дәвалану курслары уздык. Без шуның кадәр зур суммада ссудалар алдык, башта гел үз көчебез белән дәваландык. Аны әлегә кадәр түләп бетерә алганыбыз юк әле. Шулкадәр күп көч куйганнан соң, менә бүген без сезгә җырлап та, биеп тә күрсәтәбез. Бөтен кеше тырышлыгы белән шундый нәтиҗәгә ирештек. Амалия беренче класста укый. Быел февральдә ул кабат паралич кичерде, ай ярым йөри алмады, дүрт ай сырхауханәдә ятты. Аякка басачагына ышандым, күрәсезме, өметем акланды. Без аны өзелепләр яратабыз! Сезнең дә балаларыгыз яратуны тоеп, үзенең кирәклеген, тансык икәнлеген белеп яшәсен.

Резедә ханым кебек чыгыш ясаган аналарның ник берсеннән зарлану сүзләре чыксын. Йөрәкләреннән өзелеп төшкән нарасыйлары өчен бик кадерле кешеләр алар. Әниләренең Кайбычтан кайтуларын өзелеп көтүче сабыйларына Кыш бабай төшерелгән пакетка салынган күчтәнәчләр дә биреп җибәрделәр.
Луиза Сөнгатуллина,
автор фотолары
(Районыбызда Амалиянең язмышы белән кызыксынучылар күп. Аның турындагы шәхси мәгълүматлар һәм фото әнисе Резедә Шуралева рөхсәте белән бирелә).
Нет комментариев