Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта “Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам” фестивале үтте

ТРның Хоккей федерациясе "Кайбыч" боз мәйданында "Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам" дип исемләнгән Бөтенроссия спорт фестивале үткәрде. Әлеге чара Мәскәү шәһәренең Тимченко фонды, ТР Хоккей федерациясе белән берлектә оештырылды. Аның максаты - балаларның физик мөмкинлекләрен үстерү, авыл хуҗалыгы районнарында спортның хоккей төрен, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Турнирны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР Хоккей федерациясе башкарма директоры Кирилл Голубев, спорт мастерлары, ТРның атказанган хоккей ветераннары Алексей Пучков, Рөстәм Габделхәев, Россия­нең атказанган тренеры, спорт мастеры, легендар хоккейчы, якташыбыз Геннадий Маслов (әти-әнисе районыбызның Колабирде авылыннан) катнаш­ты.
- Хәерле көн, спорт сөюче дуслар! Кайбыч районында хоккей яратучылар күп. Безнең хоккейчылар зона, республика ярышларында призлы урыннар яулый. Укучыларны хоккейга тартуда Олы Кайбыч мәктәбеннән Татарстанның атказанган физкультура укытучысы Илдус Вәлиуллин зур көч куя. Районның башка мәктәпләрендә дә хоккей уйныйлар. Бу фестивальне үткәрү урыны итеп нәкъ безнең районны сайлаулары, кайбычлыларга зур бәйрәм оештырулары өчен ТР Хоккей федерациясенә һәм Тимченко фондына зур рәхмәт. Фестивальдә катнашучы барлык командаларга уңышлар телим, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.
ТР Хоккей федерациясе башкарма директоры Кирилл Голубев фестивальне оештыруда ярдәмнәре өчен район җитәкчелегенә олы рәхмәтен җиткерде.
Фестиваль шартлары буенча, өчәр кешедән торган һәр команда дивизионнарга бүленде. Турнир олимпия системасы буенча үткәрелде, ягъни, җиңелгән команда уеннан төшеп кала. Дивизионнар малайлар, кызлар, гаилә командалары принцибы буенча формалаштырыла. Өч кечкенә мәйданчыкта өчәр кешедән торган алты команда берь­юлы уйнады. Фестиваль боз мәйданында гына түгел, аннан читтә дә балалар өчен төрле уеннар, эстафеталар, бәйгеләр формасында оештырылды. Аларда балалар теләп катнашып, төрле бүләкләр алды. Фестивальгә килүчеләрне солдат боткасы, кайнар чәй белән сыйладылар, сәүдә дә оештырылган иде.
Кече дивизиондагы кызлар арасында Олы Подберезье мәктәбе командасы иң көчлесе иде. Олы Кайбыч мәктәбенең ике командасы икенче-өченче урыннарны бүлеште. Өлкәнрәк кызлар дивизионында Олы Кайбыч мәктәбенең ике командасы беренче, өченче урыннарны яуласа, Иске Тәрбит мәктәбе кызлары икенче урынга лаек булды. Малайлар арасында да уен кискен барды. Кече дивизиондагы малайлар арасында Олы Кайбыч урта мәктәбенең өч командасы да призлы урыннарны яулады. Өлкәнрәк малайлар арасында Олы Кайбыч командасы беренче урынны яулады. Иске Чәчкаб төп мәктәбеннән ике команда икенче-өченче урыннарда. "Д" дивизионында ата-­аналарның берсе һәм ике балалары көч сынашты. Бу дивизионда беренче-өченче урыннарны Олы Кайбыч авылы командалары яуласа, икенче урынны Федоровское командасы алды.
"Е" дивизионында әти, әни һәм бала уйнады. Алар арасында Олы Кайбыч авылыннан Вәлиуллиннар гаиләсе җиңүче дип табылды. Бәрлебашы авылыннан Өметбаевлар гаиләсе - икенче, Кошманнан Саттаровлар өченче урында. Оештыручылар гаиләләр командалары арасында иң яшь катнашучыларга аерым бүләкләр әзерләгән. Алар Олы Кайбычтан биш яшьлек Азалия Сөнгатуллина һәм Кошманнан алты яшьлек Айзат Саттаров иде. Шулай ук, иң яхшы капкачы буларак Гүзәл Саттарова махсус бүләк алды.
- Без әлеге ханымның капканы, гаилә учагын сак­лаган кебек саклавына сокланып карап тордык. Алкага каршы тору кыюлык таләп итә.Чөнки үземнең спорт карьерам дәверендә күпме җәрәхәт алырга туры килде. Афәрин, сәламәтлек телим үзегезгә, - диде Рөстәм Габделхәев, Гүзәл Саттаровага бүләк тапшырып.
- Фестиваль бик күңелле булды, өч яшьлек улым Радель хәзердән үк хоккейга тартыла. «Дәү әтием Илдус, әтием дә хоккейчы, мин дә хоккейчы булачакмын»,- ди, ул, - диде Радельның әтисе, Олы Кайбыч яшьләре хоккей командасының иң оста уенчыларының берсе Илгиз Вәлиуллин.
- Фестиваль миндә бары уңай тәэсирләр калдырды. Анда катнашуыма бик шатмын. Болардан кала, безнең команда өлкәнрәк кызлар арасында җиңүче булды, -дип әңгәмәбезгә кушылды Илгизнең сеңлесе Диана.
- Беренче тренировкалар, хоккейчы формасын кию, ярышлар, җиңү-җиңелүләр, шатлыклы күз яшьләре - минем өчен боларның барысы да 2012 елда башланды. Кызлар хоккей уйнамый диләр, ничек кенә уйныйлар әле! Тренерыбыз Илдус абый, иптәш кызларым Илсинә Шакирова, Диана Бәдретдинова, Алисә Батталова, Юля Канашова, Диана Вәлиуллина, Камилә Каюмова, Ләйсән Мингалиева һәм мине бер командага туплап, хоккей командасы оештырган иде. 2002-2004 елгы кызлар беренчелегендә икенче урын, Анатолий Тарасов исемендәге "Алтын алка" призына Бөтенроссия ярышларының республика этабында, 2001-2003 елгы кызлар командалары арасында республика беренчелегендә өченче урынны алдык. Алты ел элек безне бер йодрыкка туплап, боз­га бастырганы, шундый дәрәҗәләргә ирешерлек итеп уйнарга өйрәткәне өчен Илдус абыйга рәхмәтебез зур. Хоккейда мин капкада торам. Көндәшләрнең һөҗүмнәрен кире кайтару, үз капкамны саклау миңа бик ошый. Капкага алка керттергән очракта да, әти-әнием мине җылы сүзләреннән калдыр­мый, яңа җиңүләргә өметләндерә. Ә бу фестивальдә мин үземне уенчы буларак сынап карарга булдым. Көндәшләрем капкасына берничә алка керттем. Фестивальдә Юля Канашова, Зилә Хәйруллинаны берләштергән командабыз өченче урынга чыкты. Бүгенге фестиваль гаиләбез өчен чын мәгънәсендә бәйрәм булды. Чөнки анда мин генә түгел, әтием дә, абыем да катнашты, ә әниебез безнең өчен җанатып торды, - диде Лилия Ильясова.
Оештыручылар призлы урыннарга чыккан барлык командаларга кубоклар, медальләр, мактау кәгазьләре тапшырды. Фестивальне оештыруда ярдәмнәре өчен Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе Альберт Рәхмәтуллинны, Рәмис Хәялиев, Юрий Михайлов, Динар Гатауллин һәм Фәнил Миңнуллинны рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Мингазиз Сөнгатуллин,
автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев