Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта “Әтине, әнине һәм хоккейны яратам” дип исемләнгән фестиваль үтәчәк

Бүген "Кайбыч" боз мәйданында, ТР Хоккей федерациясе белән берлектә, Мәскәү шәһәренең Тимченко фонды ярдәмендә "Әтине, әнине һәм хоккейны яратам" дип исемләнгән Бөтенроссия фестивале үткәрелә.

Фестивальнең асылы шунда, малайлар, кызлар, аларның әти-әниләре өч кешелек командаларга берләшә һәм, бер-берсенә каршы хоккей уйнап, көнне күңелле итеп үткәрә. Фестивальдә катнашучыларны боз мәйданы янында музыкаль программа, "солдат" боткасы, кайнар чәй, төрле уеннар көтә. Барыгызны да хоккей бәйрәменә чакырабыз! Фестиваль иртәнге сәгать унда башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта “Әтине, әнине һәм хоккейны яратам” дип исемләнгән фестиваль үтәчәк