Кичә Иске Тәрбит авылының күпфункцияле үзәгендә IX "Туым җондызы" керәшен җыруларын яшь башкаручылар фестиваль-конкурсының сайлап алу туры үтте. Ул керәшен халык җырларын башкаручы яшьләр арасында уза. Дүртенче ел рәттән әлеге сәхнәдә үткәрелүче бәйгедә Хуҗа Хәсәннән "Инешкәй", Олы Тәрбиттән "Гылбулар", Иске Тәрбиттән "Саф хисләр" һәм "Яшь сәүдияр" вокаль ансамбльләре катнашты. Олы...
Бәйгенең максаты - керәшен халык иҗатын саклау һәм пропагандалау, җырларын башкаручы үзенчәлекле ансамбльләр һәм солистларны ачыклау.
Жюри әгъзалары - фольклорист, Татарстан Фәннәр академиясендә Керәшеннәрне һәм нагайбәкләрне өйрәнү үзәгенең фәнни белгече, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров, "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова, ТР Мәдәният министрлыгының Традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең фәнни белгече Эльвира Камалова, "Туганайлар" керәшен культура агарту гәҗитенең рус теле бүлеге редакторы Ирина Муллина, оргкомитет сәркатибе, республика керәшеннәренең иҗтимагый оешма белгече Алена Харитовна.
Сайлап алу туры нәтиҗәләләре буенча, "Вокаль ансамбль" номинациясендә Никита Русов һәм Аделина Воробьева (җитәкчеләре Фаилә Минһаҗева), "Фольклор-эстрада вокалы" номинациясендә Вадим Бичарин (җитәкчесе Александр Бичарин) шул ук номинациядә Сергей Васильев (җитәкчесе Надежда Полякова), вокаль ансамбльләрдән - "фольклор ансамбль" номинациясендә "Инешкәй (җитәкчеләре Светлана Бартязова), "Гылбулар" (җитәкчеләре Инна Драндрова) һәм "вокаль ансамбль" номинациясендә "Яшь сәүдияр" (җитәкчеләре Любовь Тимофеева), "Саф хисләр" (җитәкчеләре Надежда Полякова) беренче дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Алар бу атнаның якшәмбесе, 18 декабрь Алабугада узачак финалга бара.
Нет комментариев