- Балалар оешмалары федерациясенең район советы рәисе! Безнең мәктәп отряды районның активистлар слетына әзер!
Төсле бизәкләр белән бизәлгән Сабантуй мәйданында уку алдынгыларының слеты быргы-барабан тавышы белән башланып китте. Аннан дружина советы рәисләре рапорт тапшырды. Слетта катнашучыларның бик күбесен Татарстан флагы төсендәге галстуклар бизи иде. Кайбычта узган елның ноябреннән "Ал җилкәннәр" дип аталган бердәм балалар оешмасы эшләп килә. Тантаналы линейкада бүген һәр мәктәп үзенең дружинасы белән катнашты.
Уку алдынгыларының слеты балалар Сабан туе белән бергә оештырылган. Шуңа мәйдан тәм-том, төрле уенчык сатучылар һәм балалар шау-шуы белән тулы иде. Көннең дә кәефе бәйрәмчә! Кояш, рәхәт җил, иң мөһиме - ел буе тырышып уку, мәктәп тормышында актив катнашуларга матур нәтиҗәләр ясала. Иң тырышларны, әнә, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров Мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары белән бүләкләде, мактау сүзләре әйтте. Кайбыч укучыларын котларга Казаннан КФУның укытучылар квалификациясен һәм һөнәри осталыгын арттыру үзәге директоры Рәис Шәйхелисламов та килгән иде.
- Үземнең җиде оныгым җәйге каникул җиткәнне бармак белән санап көтте. Сезнең дә җәйге каникулларыгызның күңелле узуын телим! Рәхәтләнеп ял итегез, йокыгызны туйдырыгыз, җиләк-җимеш ашап витаминнар җыегыз, киләсе уку елына күп итеп көч туплагыз. Барыгызны да Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм, бәхетле балачак телим! - дип укучыларга үзенең матур теләкләрен җиткерде.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да слетта катнашучыларга котлау сүзләрен юллады:
-Сезнең рапорт бирүләрегезне тыңлап торганда үземнең мәктәп чорындагы төрле традицияләрне искә төшердем. Алар да бик күңелле уза иде. Һәрберегезнең йөзендә елмаю, бәйрәм рухы бүген. Сез - гаиләгезнең, туган җирнең киләчәге. Мәктәп тәмамлаучыларның тормышта үз урыннарын табып, тагын да зуррак үрләр яулавын телим! Әлегә аларга дәүләт имтиханнарын тапшырганда зур уңышлар юлдаш булсын, - диде.
Менә шулай зурлап, данлап торганда тырышып укырга стимул барлыкка килә дә инде ул. Мәктәп укучыларының әле яулыйсы үрләре, ирешәсе уңышлары бик күптер дип ышанасы килә. Ә әлегә җәйнең һәр төрле рәхәт мизгелләрен барлап, каникулның ләззәтен татыр чак җитте. Күңелле җәйләр барыгызга да! Балачак бәйрәме белән!
Нет комментариев