Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта узган хоккей ярышында кайсы мәктәп командасы җиңгән?

"Кайбыч" боз мәйданында 11 класска кадәрге мәктәп укучылары командалары арасында хоккей буенча район беренчелегенә ярышлар үткәрелде.

Ярышта биш команда катнашса, шуның икесе - Олы Кайбыч урта мәктәбеннән. Үз эшенең фанаты булган Илдус Вәлиуллинның ике командасы да беренче-икенче урыннарны яулады. Федоровскоеда укытучы-тренер Юрий Григорьев кул астында шөгыльләнүче хоккейчылар өченче урында. Мәктәп янында хоккей мәйданы төзелгәннән соң, Иске Чәчкаб мәктәбе укучылары да ярышларда актив катнаша. Илнур абыйлары Хәсәнов хоккей гына түгел, мини-футбол, бадминтон буенча да көчле спортчылар әзерли. Бу ярышта алар дүртенче, Хуҗа Хәсән командасы бишенче урынга чыкты.
- Унынчы унберенче классларда берәр генә егет укый, алары да хоккей белән дус түгел. Шуңа күрә команданы тулысынча тупларга малайлар җитми. Бүгенге уенга 6-9 класслардан 7 малай алып килдем. Иске Чәчкаб командасына да 7:0 исәбенә оттырдык, алмаш уенчыбыз да берәү генә иде. Капкачы Никита Шапеев барлык һөҗүмнәрне дә кире кайтарып бетерә алмады, - диде тренер Альберт Перепелкин, соңгы урынга чыгуларының сәбәбен аңлатып.
Җиңүче, призлы урыннарны яулаган командаларга Мактау кәгазьләре, истәлек медальләре тапшырылды.
Мингазиз Сөнгатуллин,
автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта узган хоккей ярышында кайсы мәктәп командасы җиңгән?