Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбычта яңа елга иң матур итеп бизәлгән оешма-предприятиене бүләк көтә

Кайбычта Яңа елга иң матур бизәлгән оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләрен ачыклау максатында бәйге игълан ителде. Бәйге шартлары белән шимбә көнне узган планеркада район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова таныштырды.

Бәйге өч номинациядә уза. Райондагы биналарны һәм аның территориясен зәвыклы итеп бизәүчеләр арасында үткәрелгәнендә беренче урынны яулаучыга 20 мең сум, икенче урынга - 10 мең сум, өченче урынга биш мең сум акча бүләк итәргә җыеналар. Авыл җирлекләре арасында җиңүчеләрне ун мең сум, биш мең, өч мең сум акча көтә. Мәктәпләр, балалар бакчалары Яңа елга ел саен иҗади якын килеп әзерләнә. Быел да шулай булыр дип ышанасы килә. Беренче урынны алучыга ун мең сум, икенче-өченче урыннарга - биш мең, өч мең сум акча бирәчәкләр. Өч номинациядә дә берәр мең сум күләмендә өчәр кызыксындыру бүләге карала. Бәйге 15 декабрьдә игълан ителде һәм 27 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне махсус комиссия билгели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта яңа елга иң матур итеп бизәлгән оешмапредприятиене бүләк көтә