Хәбәрләр
Кайбычта Яңа елны хәвеф-хәтәрсез үткәрүне максат итеп куйдылар
ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Яңа ел бәйрәменә әзерләнү һәм аны үткәрү чорында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Барлык районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Президент Яңа ел ялын үткәрү өчен Казанның Россиядә иң популяр шәһәрләр бишлегенә керүен билгеләп үтте. Бәйрәмгә әзерлек кысаларында шәһәр һәм районнар башлыкларына янгын куркынычсызлыгын һәм тәртипне тәэмин итү мәсьәләләрен аерым игътибар үзәгенә алырга кушты. Кайбычта да бәйрәм көннәрен хәвеф-хәтәрсез үткәрүне максат итеп куйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев