Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбычта ятимәрне үз канатына астына алучылар Казанга форумга барды

Казан шәһәрендә тәрбиягә бала алган ата-аналарның III Республикакүләм форумы узды. Анда катнашучылар уллыкка яки кызлыкка алучыларга, опекуннарга, тәрбиягә бала алган әти-әниләргә ярдәм күрсәтү өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыру формаларын үстерү хакында фикер алыштылар.

Гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, ата-ана мәхәббәтенә аеруча да мохтаҗ булган балаларны тәрбиягә алган гаиләләрнең уңай образын булдыру максатында үткәрелгән форумда безнең районнан опека һәм попечительлек бүлегенең баш белгече Зөлфия Гарәфетдинова һәм тәрбиягә бала алган биш ата-ана катнашты. Алар - Олы Кайбычтан Рушания Лотфуллина, Светлана Әүхәтшина, Багайдан Хәмдия Бикчәнтәева, Федоровскоедан Ирина Ковалева, Бәрлебашыннан Мөнир Салаватов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта ятимәрне үз канатына астына алучылар Казанга форумга барды