Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычтан Татарстан халыклары съездында катнашачак делегат фикерләре белән уртаклаша

Елена Алексеева Кече Мәме авылында күп балалы укытучылар гаиләсендә туып-үскән. Сигезенче класстан соң, Тәтеш педагогия училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, совхоз-техникумда лаборант булып эшли. 1997 елдан башлап, Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы урынбасары, ә 2006 елдан секретаре була. "Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәпкә алуда актив катнашканы өчен" күкрәк билгесе, "Бөтенроссия халык...

-Без барыбыз да Ватаныбыз, аның матур табигате белән горурланабыз. Иң зур байлык - ул аның халкы. Халыклар дуслыгы - Татарстаныбызның төп байлыгы! Дуслык ныграк булган саен, республикабыз да көчлерәк була бара. Авыл җирлеге территориясендә күпмилләтле халык яши. Җирлектә 577 кеше теркәлгән, шуларның 408е чувашлар, 11е рус, 149ы татар, бишесе тадҗик, өчесе үзбәк, берсе мари. Бездә башка милләт вәкилләре арасында милләтара низаг­лар чыгардай сәбәпләр юк. Барыбыз да бердәм тату гаилә булып яшибез. Төрле милләтнең ул-кызлары бергәләшеп балалар бакчасына йөри, мәктәптә белем ала. Бар кешене дә бертигез күреп хөрмәт итәргә, аларны теге яки бу билгеләренә карап аерырга ярамаганлыгы турындагы фикер аларга кечкенәдән үк салына. Туган җирне, аның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итү, традицияләре белән кызыксыну кече Ватаныбызга, бөтен илгә карата патриотик хисләр уята.
Авылыбызда мәктәп музее, китапханәдә музей почмагы эшли. Китапханәче Валентина Охотникова һәм мәктәп музее җитәкчесе Людмила Старшова яшь буынга халкыбыз мәдәниятен өйрәнү мөмкинлеген тудыра. Бу туган илгә, аның мәдәни мирасына карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияли. Ата-бабаларыбыз­ның үткәнен, тамырларын, тормыш-көнкүрешен белү кирәк. Дөрестән дә, үткәннәргә карата кызыксынуны мәктәпкәчә яшьтән үк тәрбияләү мөһим.Экскурсияләр үсеп килүче буын өчен аеруча әһәмиятле.
Кече Мәме мәдәният йорты каршында 1992 елдан "Палан" фольклор ансамб­ле эшли. 1997 елдан бирле мин дә аның составында. Безнең коллектив чуваш халкының борынгы йолаларын, традицияләрен яңарта. Шунысы куанычлы, ансамбль даими рәвештә тулыланып тора. Аның иң өлкән кешесенә -74, ә иң кечесенә тугыз яшь. Үз эшчәнлегебездә, балаларга тәрбия бирүнең әһәмиятле алымы буларак, фольклорны барларга һәм аны сакларга тырышабыз. Академик Дмитрий Лихачев болай дип язган: «Хәтер - вөҗдан, әхлакның, мәдәниятнең нигезе. Хәтерне кадерләп саклау - безнең үз алдыбыздагы һәм киләчәк буын каршындагы әхлакый бурычыбыз».
Ансамбльдә гореф-гадәт һәм йолаларны хөрмәт итүчеләр тупланган. Араларында ул оешкан көннән җырлау­чылар да бар. "Палан"ның иҗади биографиясе уңышларга бай. Ул -район, республика, халыкара бәйгеләр җиңүчесе, күпсанлы дипломнар иясе. Җитәкчебез чуваш мәдәниятен, халык традицияләрен үстерүгә керткән өлеше өчен Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Артистлар үзләре әйткәнчә, аларга җиңү яуларга авылның өлкән кешеләреннән мирас булып калган җырлар ярдәм итә.
Татар халык шагыйре Шәүкәт Галиевның татар һәм чувашларның дуслыгын бөтен тирәнлеге белән ачып бирүче «Авани, тус!» дигән шигыре бар. Күпмилләтле Кайбыч районында бәйрәмнәребез дә уртак безнең. Мөселманнарның Ураза бәйрәмен, Корбан гаетен үткәрәбез. Раштуа, Хач ману, Май чабу, Симек, Сабантуйлар бездән башка узмый. Ә Сабантуй безнең җирлектә дә гөрләп уза.
Авыл җирлеге территориясендә катнаш никахлар да күп. Алар балалар үстереп, ике якның да гореф-гадәтләрен һәм йолаларын хөрмәт итеп, дус яши.
Без яшь буын дөньядагы тынычлыкны бер генә кеше түгел, ә бөтен халыклар бергәләп тудыруын аңлап үссен өчен тырышабыз. Шуны онытмаска кирәк: без - бердәм җәмгыять, бердәм халык. Татарстан халыклары съезды үткәрелүе дә республикада яшәүчеләрнең бердәмлеген күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычтан Татарстан халыклары съездында катнашачак делегат фикерләре белән уртаклаша