Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

"Кайгы агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри, диләр"

Дөньядагы иң кадерле кешеләребез – Бөек Ватан сугышы ветераны, озак еллар Чүти урта мәктәбен җитәкләгән әтиебез Нурулла Галәүетдин улын, татар теленнән укыткан әниебез Камилә Хәйрулла кызы Алиевларны аяусыз үлем бер-бер артлы арабыздан алып китте.

Көтмәгәндә өстебезгә ишелеп төшкән кайгының авырлыгын берни белән дә чагыштырып та, җиңеләйтеп тә була торган түгел. Газиз кешеләребезне соңгы юлга озатырга килгән, безнең кайгыны уртаклашкан, матди һәм рухи ярдәм күрсәткән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаровка, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакировка, Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Таракановка, куратор – ТР Казначылык департаментының Кайбыч районы буенча территориаль бүлеге җитәкчесе Фидалия Гыймрановага, Чүти урта гомумбелем бирү мәктәбе, авылыбызның “Буратино” һәм Олы Тәрбитнең “Карлыгач” балалар бакчалары коллективларына, авылдашларга, туганнарыбызга, дусларга, күршеләргә, авылыбыз фельдшерына, хезмәттәшләребезгә һәм һәр кешегә мең-мең рәхмәтләр яусын. Кылган изгелекләрегез үзегезгә савап булып кайтсын. 

Барлык балалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев