Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайгы утларына салып, арабыздан мәңгелеккә китеп бардың...

Мәлки авылында гомер иткән кадерле әниебез Роза Хафиз кызы Захарованың гомере өзелде.

Кайгы әнә шулай көтмәгәндә килә икән ул. Газизләрдән-газиз әниебезнең юклыгына күңел ышанмый. Яраткан кешебезне югалту ачысы йөрәкне телгәли. Өебез нурсыз, җансыз, кояшсыз хәзер. Әниебезнең якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Күтәрә алмаслык авырлык кичергәндә, якын кешең белән хушлашкан вакытта таянырлык туганнарың, якыннарың, дусларың булганда, тирән хәсрәтләр дә җиңеләйгән сыман була икән. Ихластан кайгыбызны уртак лашкан, әнине соңгы юлга озатырга килгән, матди һәм рухи ярдәм күрсәткән һәр кешегә: туганнарга, кода-кодагыйларга, күршеләргә, авылдашларга, Мәлки сельпосы коллективына, Мәлки авыл жирлегенә, авылыбыз фельдшеры Аида Андреевага мең-мең рәхмәтләр яусын. Әниебезнең урыны оҗмахта булсын иде. Бик сагынабыз, юксынабыз...

Тирән хөрмәт белән: балалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев