Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Казан артистлары кайбычлыларга бәйрәм концерты куйды

Район мәдәният йортында 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган концерт тулы зал белән үтте. Тамашачылар арасында сугышчы-интернационалистлар, ак яулыклы апалар, түбәтәйле бабайлар, укучылар, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре һәм җитәкчеләр бар иде.

Иң элек үебезнең үзешчәннәр, мәктәп укучылары чыгыш ясады. Аннары башкала артистлары сәхнә тотты. Татарстанның халык артисты Резедә Шәрәфиева, Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев җырлары белән шатландырып кына калмады, лирик шигырьләре белән күңелләрне дә нечкәртте. Нәфис сүз остасы Миләүшә Насыйбуллина да шигырьләрне күңелләргә үтеп керерлек итеп сөйләде. "Болгар" бию театры биючеләренең чыгышларын да көчле алкышларга күмделәр. Концерт тәмамлангач, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин артистларга ихлас рәхмәтен әйтте, тамашачыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлап, ил-көннәребезнең тыныч булуын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казан артистлары кайбычлыларга бәйрәм концерты куйды