Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Казан артистлары кайбычлыларга күңелле ял сәгатьләре бүләк итте

Кайбыч сәхнәләрендә төрле мәдәни чараларның тукталып торганы юк. Әле балалар, яшүсмерләр өчен төрле бәйрәмнәр үткәрелә, кичләрен үзебезнең үзешчәннәр генә түгел, Казаннан килгән артистлар да халкыбызга күңелле ял сәгатьләре бүләк итә. Моңа кадәр без телевизор аша гына күреп белгән эстрада йолдызларының, театр артистларының районнарга килүе мактауга лаек күренеш. Автобусларга төялеп, Казанга...

«Риваять» төрки халыклар этникасы һәм һөнәрчелеге ансамбленең моңа кадәр Олы Кайбыч сәхнәсендә чыгыш ясаганы булдымы-юкмы, хәтерләмим. Әмма ничек кенә булмасын, ике көн элек бездә булып киткән бу төркемнең чыгышын тамашачылар алкышларга күмде. Руслан Габитов җитәкчелегендәге "Риваять", фольклор ансамбле буларак, 2011 елда оешкан. Казан консерваториясен һәм мәдәният институтын тәмамлаган профессиональ музыкантларны үз эченә алган бу ансамбль халык авыз иҗатын киң яктырта. Википедия язганча, риваять (гарәпчәдән хәбәр, хикәят) - халык фольклорына карый торган прозаик һәм этник характердагы жанр. Риваятьләр реаль тарихи шәхесләргә һәм тормышта чыннан да булган хәлләргә барып тоташучы, борынгы заман истәлекләрен саклаучы хикәят. Әлеге жанр үзләре күргән, белгән, шаһит булган вакыйгаларда үзләре катнашкан кешеләр сөйләве җирлегендә барлыкка килгән. Алар телдән-телгә күчкәндә, гомумиләштерүгә, сәнгатьчә эшкәртүгә дучар булган.Риваятьләрне тел-авыз иҗаты рәвешендә сакланып калган халык елъязмасы да дип атыйлар.
- Безнең ансамбль халыклар дуслыгын ныгытуга да үзеннән зур өлеш кертә, - диде Руслан Габитов. - Менә хәзер сезнең игътибарга тәкъдим ителәчәк Идел буе халыкларының дуслык попуррие шуның ачык мисалы. Идел белән Урал арасында татарлар, руслар, башкортлар, чувашлар, марилар, удмуртлар, мордвалар гасырлар буена бердәм булып яши. Менә хәзер без сезгә шул халыкларның җыр-биюләрен башкарабыз. Җырларның сүзләрен белсәгез, кушылып җырлагыз.
Концертны алып баручы Айдар Садыйков та үз чыгышында Россия халыкларының дуслыгын ныгытуда сәнгать әһелләренең дә роле зур булуына басым ясады.
-Илебезнең бердәмлеге алга таба да шулай матур яшәргә нигез бирә. Инде барыгызга да мәгълүм булганча, 18 мартта илебез Президентын сайлаячакбыз. Бу сайлау­ларда актив катнашыйк, алга таба да әнә шундый гүзәл илебездә бәхетле яшик, - диде ул.
Концертта татар эстрадасының танылган йолдызлары Илшат Вәлиев, Гөлназ Солтанова да иң матур җырларын бүләк итте.
Авыл халкына күңелле ял сәгатьләре бүләк иткән өчен артистларга рәхмәт әйтергә сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да илебезнең мөһим сәяси вакыйга алдында торуына басым ясады.
- Без бүген бик матур концерт карадык, - диде ул. - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан узган бу концерт гүзәл затларыбызга бүләк тә ул. Россиянең күпмилләтле булуына да басым ясадыгыз. Безнең район да шул күпмилләтле халкы белән көчле һәм моның белән горурланабыз. Матур илдә яшибез, залда утыручыларның барысы да моны яхшы белә. Әйе, икенче атнаның якшәмбесендә илебез Президентын сайлаячакбыз. Кайбыч халкы бу сайлауда да актив катнашыр дип уйлыйм.
Тамашачылар концертны яратып карады. «Барлык концертларга да барырга тырышам. Өлкән яшьтәгеләр көтеп ала мондый чараларны. Сайлауларга да катнашмыйча калганым юк, гаиләбез белән барабыз», - диде пенсия яшендәге Наилә апа Лебедева.
Луиза Сөнгатуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казан артистлары кайбычлыларга күңелле ял сәгатьләре бүләк итте