Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Казан артистлары Кайбычның Картлар һәм инвалидлар интернат- йортында яшәүчеләрне Яңа ел белән котлады

Изге күңелле хәйриячеләр Кайбычның Картлар һәм инвалидлар интернат- йортына эзне суытмый. Биредә яшәүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлауларны Казанның Н. И. Лобачевский исемендәге лицей-интернат укучылары башлап җибәгән иде. Алар, күркәм традиция буенча, өлкәннәргә җырларын, биюләрен бүләк итте. Укучылар, Казан дәүләт федераль университеты ректоры, бу төбәктән Дәүләт Советы депутаты...

Татарстанның халык артисты Резедә Шәрәфиева хәйрия концертларында еш катнаша. Социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева чакыруы буенча, бу юлы ул Федоровскоеда урнашкан интернат-йортка килде. Зәвыклы җырчы яшәү мәгънәсе, ярату, әниләр турындагы берсеннән-берсе матур җырларын бүләк итте. Нәфис сүз остасы Миләүшә Насыйбуллинаның ягымлы тавышы да күңелләргә үтеп керде, ул шигырьләр сөйләде. Ә яшь җырчы Руслан Галимуллинның Кайбычка беренче генә килүе түгел. Бу юлы да ул иң матур җырларын алып килгән. Артистларны тыңлап, күпләр яшьлекләрен искә төшергәндер, үткән тормышларын күз алдына китергәндер. "Чын күңелдән безне ял иттергәнегез өчен ихлас рәхмәтләребезне кабул итегез, юлларда исән-сау йөрегез, алда көтелгән бәйрәмнәр белән сезне", - диде Мансур Зарипов.
Чулпан Камалиева да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән интернат-йортта яшәүчеләргә бәйрәм котлавын җиткерде, артистларга рәхмәт әйтте.

Коллектив исеменнән олы рәхмәт сүзләрен кунакларга интернат-йорт директоры Фәнис Гыйниятуллин да җиткерде.
-Без бик шатландык, профессиональ артистлар бездә булмый диярлек. Чыгышларыгызны яратып кабул иттек. Сезгә иҗади уңышлар телибез, татар җырын олылап, алга таба да шулай иҗат итәргә насыйп булсын, - диде ул.
Җәяүле бураннан, тайгак юллардан курыкмыйча, күңел җылысы өләшеп киткән Казан кунаклары, чыннан да, олы рәхмәтләргә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казан артистлары Кайбычның Картлар һәм инвалидлар интернат йортында яшәүчеләрне Яңа ел белән котлады