Казан шәһәренең контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу инструкторы Дамир Сибгатуллин Кайбычка килде
Пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт буенча хезмәткә кабул итү дәвам итә.
— Илебездә пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт буенча хезмәткә кабул итү дәвам итә. Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссариаты да бу эш белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта Кайбыч районы авылларында мәгълүмат бирү, агитация эшчәнлеге алып барабыз. Без яңа — пилотсыз системалар гаскәрләренә ир-егетләрне хәрби хезмәткә чакырабыз. Пилотсыз системалар гаскәрләренә эләгү өчен Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итәргә, гариза язарга, медицина комиссиясе үтәргә, контрактка кул куярга кирәк.
Шунысын да белү мөһим, пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт бер елга төзелә. Хәрби хезмәткәр башка гаскәрләргә күчерелми. Хәрби әзерлек курсы ике айдан да ким түгел. Хәзерге вакытта контракт төзүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләү 2,9 миллион сум тәшкил итә. Аның 2,5 миллионы Татарстан бюджетыннан, калган 400 мең сумы РФ Оборона министрлыгыннан түләнә, — диде Дамир Сибгатуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев