Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Казанда «Шагыйрь һәм музыка» фестиваль лауреатлары концерт куйды

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» I һәм II музыкаль-шигъри фестиваль лауреатларын бүләкләү концерты булды.

Әлеге чара да Казан, Мәскәү, Чаллы, Зәй һәм Түбән Камадан лауреатлар катнашты. Кунаклар арасында Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлил, Татарстанның Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева һ.б. бар иде. Лауреатлар Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре иҗат иткән, аларга багышлап язылган шигырьләрне рус һәм татар телләрендә укыды, шулай ук Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Рамил Курамшин, Николай Римский-Корсаков, Сергей Рахманинов, Фридерик Шопен һ.б. әсәрләрен төрле музыка уен коралларында башкардылар. Кичәдә чыгыш ясаган лауреатларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Фестиваль лауреаты, КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студенты Ризәлә Гыйләҗевага үзен сынап карарга укытучысы, КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры Нурфия Йосыпова тәкъдим иткән.

«Шагыйрь һәм музыка» Халыкара музыкаль-шигъри фестивальнең максаты — татар шагыйре Муса Җәлил мирасын балалар һәм яшьләр арасында таныту. Фестиваль кысаларында төрле музыка уен коралларында уйный белгән һәм шигырьләрне сәнгатьле сөйли алган сәләтле балаларга, яшьләргә Татарстанның һәм Мәскәүнең концерт мәйданчыкларында чыгыш ясау мөмкинлеге бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев