Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Казандагы “Наз” фонды Президенты Кайбыч балаларына алар Кыш бабай сораган бүләкләрне җибәргән

Кыш бабай бүләкләрен Кайбычка Казан шәһәренең ятим һәм инвалид балаларга ярдәм итүче "Наз" фонды Президенты Нурания Сафиуллина алып килде. Ул бүләкләрне балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында инвалид, чит гаиләгә тәрбиягә һәм опекага алынган балалар катнашында узган Чыршы бәйрәмендә таратты.

- Безнең фонд озак еллар дәвамында эшләп килә, менә алтынчы ел инде без Кайбыч балаларын да Яңа ел бүләкләре белән сөендерәбез. Аларның "Кыш бабайга открытка" акциясе буенча Кыш бабайга җибәрелгән хатларын "Метра" кибетендәге чыршыга эләбез. Киң күңелле кешеләр шул хатлар буенча бүләк алып, безгә китерә, без ул бүләкләрне балаларга җиткерәбез, - диде Нурания апалары бүләк тапшырганда.
Бүләкләр арасында велосипед, уенчыклар, китаплар бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казандагы “Наз” фонды Президенты Кайбыч балаларына алар Кыш бабай сораган бүләкләрне җибәргән