Казанның муниципаль парковкалары 4 һәм 6 ноябрьдә бушлай булачак
Хәбәрләр

Казанның муниципаль парковкалары 4 һәм 6 ноябрьдә бушлай булачак

Чәршәмбе, 4 ноябрьдә, һәм җомга, 6 ноябрьдә, Казанның муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк.

Бу Халыклар бердәмлеге көнен һәм ТР Конституциясе көнен бәйрәм итүгә бәйле.

Халыклар бердәмлеге көне Россиядә билгеләп үтелә һәм ял көне булып санала. ТР Конституциясе көне бары тик Татарстан территориясендә генә бәйрәм көннәренә керә.

Исегезгә төшерәбез, Казанда муниципаль парковкалардан ял көннәрендә, шулай ук бәйрәм көннәрендә файдалану бушлай кала. Эш көннәрендә парковка өчен түләү төнге вакытта таләп ителми — 19:00 дән 08:00 гә кадәр.

 


Нет комментариев