Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кече Кайбыч имамы бәйрәм күчтәнәчләре таратты

Һәр елны 1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә.

Бу көнне барлык өлкәннәрне – Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тылда фидакарь хезмәтләре белән Бөек Җиңүне якынайткан, сугыштан соңгы авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган ветераннарны, өлкәннәрне кайгырту, күркәм традициягә әйләнде.
Кече Кайбыч авылы мәчете имамы Мәгъзүм хәзрәт Тимершин мәчеткә йөрүче өлкәннәргә бәйрәмнәрдә күчтәнәчләр таратуны традициягә кертте. Әлеге традициягә тугры калып, ул быел да аларга бүләкләр өләште.
- Аллага шөкер, авылыбызда дингә зур хөрмәт белән карыйлар. Дини бәйрәмнәрдә күп кенә авылдашларыбыз өйләрендә, мәчеттә мәҗлесләр оештыра, рәхмәт аларга. Халыктан җыелган сәдака хисабына, шулай ук спонсорлар ярдәме белән мәчет картларына дини бәйрәмнәрдә, Яңа елда, Халыкара өлкәннәр көнендә азык-төлек пакетлары тапшырабыз. Зур бүләк булмаса да, алар кайгырту, хөрмәт, игътибар тоя. Аларга бәйрәм көннәрендә шатлык бүләк итә алам икән, бу минем өчен дә шатлык, - диде Мәгъзүм хәзрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев