Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кече Кайбычта Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан митинг үтте

Авыл халкын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән бәйрәм белән котларга аның ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Равия Камалиева килгән иде.

Аның котлауларына Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина, ветераннар советы рәисе Рузалия Рәшит кызы да кушылды. Авылның хөрмәтле кешеләре Гөлсинә Гыймранова, Мәрьям Нурмөхәммәтова, Равил Җамалетдинов, Рәхим Нигъмәтҗановка район башлыгы исеменнән «Сугыш чоры балалары» медальләрен тапшырдылар.

Бәйрәм тантанасын алып барган мәдәният йорты мөдире Рәисә Бикмуллина әйтүенчә, авылда сугыш ветераннары да, тыл хезмәтчәннәре дә калмаган. Аларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Һәйкәлгә венок, чәчәкләр салдылар.

Кече Кайбыч башлангыч мәктәбе укучылары һәм «Сандугач» балалар бакчасы сабыйлары концерт номерлары белән чыгыш ясады. Рәисә Бикмуллина да җырларын башкарды.

Митингта катнашкан барлык авылдашларын солдат боткасы, кайнар коймак, чәй белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев