Кече Кайбыч башлангыч мәктәбе һәм «Сандугач» балалар бакчасы тирәсе шау чәчәктә утыра
Алар, төрле төсләре белән күзләрне иркәләп, тирә-якка гүзәллек бүләк итә.
Бу матурлык — бердәм, тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Әлеге эшкә әти-әниләр дә зур өлеш керткән. Алар, коллективның башлангычларын хуплап кына калмый, нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәләр дә, һәрвакыт ярдәм кулы сузалар.
Шау чәчәккә күмелгән гөлләр мәктәп һәм балалар бакчасы хезмәткәрләренең матурлыкка омтылышын да күрсәтә. Бергә эшләгәндә генә нәтиҗә дә шундый матур була бит.
Җир йөзендә тынычлык, гаиләләрдә бәхет булсын, балалар көлүе гел яңгырап торсын!
Кече Кайбыч башлангыч мәктәбе укытучысы Лилия Илһамовна
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев