Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кече Кайбычта Габдулла Тукайның туган көненә багышланган Туган тел һәм шигърият бәйрәме узды

Мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын юк иде. Галия Кайбицкая исемендәге музей хезмәткәрләре оештырган әлеге кичәне Кошман мәктәбе директоры Фәнис Гыйниятуллин һәм Арыслан авылы клубы мөдире Елена Краснова алып барды.

"Миләшкәй" балалар бакчасына йөрүче нәниләр, районның төрле мәктәпләреннән килгән укучылар татар, рус һәм чуваш телләрендә Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләде, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Аларның барысын да район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев сәламләде. Ул шагыйрьнең олы шәхес булып танылуында, һичшиксез, якташыбыз, Галия Кайбицкаяның әтисе Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллинның төп роль уйнавы турында сөйләде, шигырь бәйрәменең татар дөньясына данлыклы Мотыйгулла Төхвәтуллинны бүләк иткән Кече Кайбыч авылында  үткәрелүенең очраклы гына булмавын әйтте. Сәнгатькә гашыйк якташларыбыз - "Кайбыч кызлары" һәм балаларның "Күбәләк" бию төркеменең чыгышлары да бәйрәмгә ямь өстәде. Үзәк китапханә хезмәткәрләре дә сәхнә тотты. Иң күп китап укучыларга бүләкләре дә бар иде, аларны сәхнәдә тапшырдылар. Соңыннан, Кече Кайбыч мәдәният йорты мөдире Рәисә Бикмуллинага кушылып, "Туган тел" җырын башкардык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев