Кече Мәме мәктәбендә туган тел буларак өч тел өйрәтелә
Һәр халыкның үз тарихы, кыйбласы, гореф- гадәтләре, үз теле бар.
Бик кадерле, газиз, әни кебек якын булганга, аны ана теле, туган тел дип әйтәбез.
21 февраль — Халыкара Туган тел көне. Бу көн, 2000 елдан башлап, ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырылучы бу дата елдан-ел киңрәк колач ала. Балалар бакчаларында, китапханәләрдә әлеге уңайдан төрле чаралар уздырыла. Мәктәпләрдә ул бер көн белән генә чикләнми, атналык булып үтә.
Кече Мәме мәктәбендә узучы Туган тел атналыгы да чараларга бай. Биредә төрле милләт балалары белем ала. Туган тел буларак татар, рус, чуваш телләре өйрәнелә.
— Телләрнең төрле булуы балаларга аралашуда авырлык тудырмый, чөнки алар өч телне дә аңлый. Туган телләр атналыгы укучылар арасындагы бердәмлек һәм дуслык хисләрен тагын да ныгыта, — диде әлеге мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Земфира Насыйбуллина. — Атналык башлангыч класслар өчен туган телгә багышланган шигърият кичәсе белән башланды. Укучылар татар, рус, чуваш телләрендә шигырьләр укыды, халык җырларын башкарып, телнең моңлылыгын тойды. Һәрбер сүз алар өчен ата-бабалар мирасын җиткерүче тере бәйләнеш булды. Урта класслар өчен «Тел — халыкның алтын көзгесе» дигән тематик кичә оештырылды. Укучылар төрле телләрнең килеп чыгышы, аерымлыклары, мәкальләре һәм әкиятләре турында презентацияләр әзерләде. Мәктәп китапханәсендә «Телләр дөньясы» дигән күргәзмә оештырылды, анда төрле телләрдәге китаплар, журналлар һәм фольклор материаллары тәкъдим ителде.
Шулай ук укучылар туган телләрендәге яраткан әкият яки шигырьнең тәрҗемәсен башка телдә уку белән бәйле конкурслар әзерләде. Туган тел атналыгы һәр телнең кабатланмас булуын, аның аша сакланган тарихи һәм мәдәни кыйммәтләрне искәртә. Тел — кешенең рухи дөньясының аерылгысыз өлеше, аны саклау — безнең бурычыбыз. Чөнки телне саклау — халыкны саклау.
Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр. Ана телебезне кадерлик, яклыйк, саклыйк, чарлыйк, киләчәк буыннарга җиткерик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев