Кече Мәме мәктәбендә узган Белем бәйрәменнән мизгелләр
Бүген илебез, республика һәм районыбыз мәктәпләрендә тәүге дәрескә чакырып кыңгырау чыңлады.
Кояшлы беренче сентябрь иртәсендә Кече Мәме мәктәбе дә укучыларын, укытучыларын кабат бергә җыйды. Быел биредә 32 укучы белем алачак, беренче класска биш бала укырга килде. Аларны укытучылары Рузия Гайфуллина каршы алды.
Педагоглар, укучылар һәм укытучыларны котларга җитәкчеләр дә килде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барысына да яңа уку елында уңышлар теләде. Чуваш телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауда Кече Мәме мәктәбе коллективының зур тырышлык куюын әйтте һәм моның өчен рәхмәтен белдерде.
Тантанада Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин да катнашты. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәхсән үз исеменнән Белем бәйрәме белән тәбрикләде.
«Бүген беренчеләр өчен генә түгел барыбыз өчен дә зур бәйрәм. Укучыларга тырышып укып, тормышта үз урыннарын табуларын, күңелләренә яткан һөнәр сайлауларын телим. Балаларны аң-белемле, тәрбияле итүдә армый-талмый эшләүче укытучыларга рәхмәтемне белдерәм», — диде министр.
Котлаулар да, чәчәк бәйләмнәре дә, бүләкләр дә күп булды. Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева, мәктәп директоры Людмила Старшова, «Сувар» газетасы редакторы Константин Малышев та яңа уку елының уңышларга бай булуын теләделәр.
Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче сабыйлар күп итеп шигырьләр һәм җырлар өйрәнеп килгән. Сигезенче һәм тугызынчы класска баручылар белән бергәләп матур чыгыш ясадылар. Абый-апалары, кулларыннан җитәкләп, аларны мәктәпкә — мавыктыргыч та, серле дә белем иленә алып керде. Тырышып укырлар, сынатмаслар дип ышанасы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев