Кече Мәме халкы сәламәтлеге сагында 49 ел!
Кече Мәме авыл җирлегендә яшәүчеләрнең сәламәтлеге сагында торучы Мәүлия Туралевага 75 яшь тулды.
Ак халатлы шәфкать иясе әле дә сафта. Кече Мәме авылындагы фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып эшләвен дәвам итә. Татарстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре исемен горур йөртүче Мәүлия Туралеваны гомер бәйрәме белән башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина кайнар котлады. Ул аңа район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән җылы теләкләрен җиткерде һәм 49 еллык хезмәтенә югары бәя бирде. Авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева да теләкләргә кушылды һәм Мәүлия Туралеваның авыл халкы арасында зур абруй казануын билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев