Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кече Кайбыч авылы мәчетендә ифтар ашы үтте

Ураза ае дәвамында авыл җирлекләрендә ифтар ашлары үткәрелде. Авыз ачтыру мәҗлесләрендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитет хезмәткәрләре дә катнашты.

Кече Кайбыч мәчетендә узган авыз ачтыру мәҗлесенә дә халык шактый күп килгән иде. Мөселманнарда ифтарга чиратлап бәйрәм табыны әзерләү һәм ураза тотучыларны сыйлау гадәте күптәннән яшәп килә. Бу үзе бер ямьле, җылы очрашу. Ә зур бәйрәм Рамазан ае беткәндә үткәрелә һәм Ураза гаете дип атала. Бу юлы да мәчеткә йөрүче ир-атлар өчен ифтар мәҗлесен үткәрү чыгымнарын Олы Кайбыч авылында яшәүче, нәсел тамырлары Кече Кайбычка барып тоташучы Фәнис Камалиев гаиләсе күтәрде. 
Ифтар алдыннан мәчеткә җыелган утызлап агай бергәләшеп намаз укыды. Шунысы сөенечле, өлкән яшьтәгеләр арасында иман юлына баскан яшьләр, балалар да бар иде. Ифтар ашы башланыр алдыннан авыл имамы Мәгъзүм хәзрәт Тимершин сүз алды, вәгазьләр дә сөйләде. 
- Хөрмәтле авылдашлар! Ураза аеның санаулы гына көннәре калып бара. Белгәнегезчә, бездә ифтар мәҗлесләрен үткәрүне аерым гаиләләр үз өсләренә ала. Быел унбиш гаилә әлеге изге эшкә алынды. Ходай ризалыгы өчен үткәргән ифтарлары кабул булсын. Күргәнегезчә, табыннар сый-нигъмәтләрдән сыгылып тора. Башка елларда да дини бәйрәмнәрдә авылдашларыбызны бүгенгедәй мул табыннар артына җыйды алар. Быел Фәнис әнисенең туган авылы Бакырчыда да ифтар мәҗлесе үткәргән. Бүген мәчетебезгә тузансуырткыч бүләк иттеләр. Әлеге изге гамәлләре өчен эшмәкәрләр Эльвира һәм Фәнис Камалиевларга тирән рәхмәтемне белдерәм.
Авыз ачып, ашап-эчкәннән соң, сүз район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга бирелде. 
- Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Барыгызны да изге Рамазан ае белән тәбрик итәм. Тоткан уразаларыгыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул булсын, - диде ул. -Хәзерге вакытта шәһәрләрдә дә, авылларда да мәчетләргә картлар гына түгел, яшьләр дә күп йөри. Димәк, ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләребезнең дәвамчылары бар. Ифтар ашын үткәрүче Камалиевларның тоткан чыгымнары үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын. Изге айда гына түгел, еллар буе бер-беребезне хөрмәт итеп яшик, гайбәтләр сөйләмик, мәчетләргә йөрик, вакытында намазга басыйк, ураза тотыйк.
Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина да аның барлык теләкләренә кушылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев