Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кече Кайбыч мәчетенә йөрүчеләр бүләкләре алды

Яңа ел бүләкләренә балалар гына түгел, өлкәннәр дә чын күңелдән шатлана икән. Кече Кайбыч авылы имамы Мәгъзүм хәзрәт Тимершин мәчеткә йөрүчеләргә быел да күчтәнәчләр тапшырды.

– Бүгенге көндә даими рәвештә мәчеткә 22 кеше  йөри. Аларга ел саен спонсорлар ярдәме белән бүләкләре әзерлибез. Бу юлы безгә Әстерхан каласында яшәүче авылдашыбыз Сәлимхан Сөнгатов һәм Олы Кайбычтан шәхси эшмәкәр Фирдинә Нигъмәтова ярдәм итте. Изгелекләре үзләренә меңе белән кайтсын. Ходайга шөкер, мәчетебез уңышлы эшли, дин сабаклары да бирәбез, ураза вакытында авыз ачтырулар, Корбан аенда да ашлар үткәрәбез. Бездә әлеге мәҗлесләрне уздыруны аерым гаиләләр, авылдан чыккан эшмәкәрләр үз өстенә ала, рәхмәт аларга, – диде Мәгъзүм хәзрәт, спонсорларга рәхмәт белдереп.
Авыру сәбәпле мәчеткә килә алмаганнарның бүләкләрен өйләренә илтеп тапшырдылар.
– Авылыбыз имамы Мәгъзүм хәзрәт мәчеттәге төрле чараларны оста оештырып килә. Бүләкләр әзерләп, күпме кешегә шатлык бүләк итте ул. Аның тырышлыгы белән дингә тартылучылар саны да елдан- ел арта бара. Элекке елларда да, совет чорында да авылыбызда дингә караш уңай булды, хәзер дә Аллага шөкер, – диде Илгиз Гарифуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев