Кече Кайбычта праймеризда катнашучы Любавиннар: "Авылга игътибар артсын иде"
Кече Кайбыч хисап участогында Ябалак һәм Багай авыл җирлекләрендә яшәүчеләр катнашты.
Хисап комиссиясе рәисе Рузалия Гыйматдинова әйтеп узганча, алдан тавыш бирүчеләр әлеге чарада активлык күрсәтә. Тавыш бирергә килүчеләре арасында төрле һөнәр ияләре бар. Багай авылында яшәүче ирле-хатынлы Сергей Любавин белән Светлана китапханәдә эшләп лаеклы ялга чыккан әниләре Вера Васильевна белән бергә килгәннәр.
- Кече Кайбыч мәдәният йортына әле беренче тапкыр гына килүебез. Монда бигрәк матур икән,- диде Светлана Александровна, күпфункцияле үзәккә бәя биреп.- ТР Дәүләт Советына 8 сентябрьдә депутатлар сайлаячагыбызны яхшы беләбез. Праймеризда катнашучы депутатлыкка кандидатлыкка кандидатларның фотолары һәм алар турындагы мәгълүматлар белән әлеге стендтан танышып чыктык. Алар шулкадәр күп. Без үзебезгә инде таныш булганнарына тавыш бирдек, яңа исемнәр дә бар. ТР Дәүләт Советына сайланган депутатлар халыкка якын булсын, аларның мәнфәгатьләре белән яшәсен иде. Безгә коры вәгъдәләр биреп, буш сүз сөйләүчеләр кирәкми. Ирем Сергей Александрович Багай фермасында оператор булып эшли. Өч бала үстердек. Авыл кешесе буларак, авылга игътибар артуын телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев