Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кече Кайбычта яшәүче Гөлзада һәм Мәгъзүм Тимершиннар алтын туйларын бәйрәм итте

Яшьләр туе кебек кафеда үткән алтын туйның дога, вәгазьләр белән башланып китүе бер дә гаҗәп түгел. Кече Кайбыч авылы имамы Мәгъзүм абый Тимершин белән Гөлзада апаның ярты гасыр буена бергә яшәүләренә багышланган тантана иде ул. Өлкән яшьтәгеләр мондый купшы мәҗлесләр үткәрергә яратмаса да, бу очракта хәләл туй уздыру тәкъдиме белән балалары чыккан. Әти-әнинең исән-сау булуы, гомер буе үрнәк яшәү рәвеше алып барулары алар өчен зур горурлык, сөенеч ич ул! Пар канатлар җылысында яшәүнең асылы бер-береңә хөрмәт, яратуда икәнлеген аңлап, бернинди түбәнсетү, рәнҗетү-золым күрмичә, кечкенәдән кул арасына кереп үскән, белемгә омтылышы зур булган балалар ич алар. Шуңа да алтын туйда балалык рәхмәтләре аеруча көчле чагылды. Әлеге бәйрәм ул-кызлары, оныклары, туган-тумачалары, кода-кодагыйлары, дуслары белән очрашу өчен менә дигән форсат иде.

Әле бүген генә өйләнешкән парлар кебек бер-берсенә җылы мөнәсәбәтләрен шушы көнгә кадәр сакланган Тимершиннарны район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова да кайнар котлады һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән Рәхмәт хаты, табын яме булган самавыр бүләк итте. 
– Гаиләгезне бөтен район халкына үрнәк итеп куярлык. Тормыш юлыгыз да гел туры гына булмагандыр, сикәлтәләр дә очрагандыр, ләкин сез аны, кулга-кул тотынышып, иңне-иңгә куеп бергә узгансыз, балалар үстергәнсез, – диде ул. – Мәгъзүм абый Кече Кайбыч авылы халкына, балаларга дини тәрбия бирүгә зур өлеш кертә, мәчет салуда, аңа яңкорма төзүдә башлап йөрде, саный китсәң, изге эшләре күп. Гаилә учагын сүндермичә саклауда, аны җылы, якты итеп тоту өчен ир хакын хаклап яшәүче ышанычлы хатын кирәк. Гомерлеккә яр итеп сайлаган Гөлзада апа нәкъ менә шундый асыл сыйфатларга ия дә инде. Бу чәчәкләрне аңа бүләк итәм. 
Табын түрендә кода-кодагыйлары белән бергә утырдылар алар. Олы Кайбычта яшәүче кодагыйлары Фәрдия апа белән Зөфәр абый Гобәевлар сүз алды. 
– Безнең туганнар кебек яши башлавыбызга 20 елга якын икән инде. Улыбыз Данияр белән Альмира киленебез, оныкларыбыз тормышына сөенәбез. Шушы еллар эчендә бер-беребезне хөрмәт итеп яшәдек, алга таба да шулай булсын. Гомерләрегез тынычлыкта, шатлыкта узсын, – диде Фәрдия апа. 
Авылдаш кодагыйлары Гөлсинә апа Гыймранова сүз алды.
– Кода-кодагый белән аралаша башлавыбызга, кызым Сәвиянең Алмаз белән кушылуына 23 нче ел киткән. Шул вакыт арасында сүзгә килгәнебез булмады, гайбәт ташымадык. Тату булып, аралашып, ашка-суга йөрешеп яшәдек. Бер-беребезгә булыштык дияр идем, миннән ярдәм күп булмады, киресенчә, ялгызым гына булгач, мин бардым ярдәм сорап. Рәхмәт яусын, бервакытта да кире бормадыгыз, гел акыллы киңәшләрегезне бирдегез. Аллаһының рәхмәтләре яусын сезгә. Киләчәктә, авылыбызның ак әбисе белән ак бабае булып, бәхетле картлык кичерергә язсын сезгә.
Чын йөрәктән әйтелгән теләкләр күп булды ул көнне. Алмаз белән Сәвия дә, Алия кызлары белән Радик, Альмиралары белән кияүләре Данияр да, оныклары да рәхмәт сүзләрен җиткерде. Мәңгелек сөю билгесе булган ап-ак ромашкалар да бүләк иттеләр. Әниләре чыгыш ясаучыларны тыйнак кына тыңлап утырса да, көр тавышлы Мәгъзүм абый чыгыш саен диярлек фикерен белдереп барды. 
– Аллага шөкер, ул-кызларым тәртипле булды. Ике кызыбыз да Казанда укытучы, улым Олы Кайбычта яши, йорт салып чыктылар, үз машинасында эшли, безгә еш киләләр. Киленебез Сәвия бик ярдәмчел, кешелекле. Алар бит дүрт кыз, бәрәңге утыртабыз, алабыз­мы, өй юабызмы, хәзер бергәләп килеп җитәләр. Кияүләрдән дә уңдык, булышырга гына торалар. Катлаулы сигез операция кичердем, барысы да минем өчен чапты. Балаларымның гаиләләре ныклы булуы шул вакытта аеруча нык сизелде. Килен, кияүләргә аерым игътибар, хөрмәт бездә, – диде Мәгъ­зүм абый. – Шуңа да каенана-каенаталарга әйтер сүзем бар: килен-кияүләрегезне хөрмәт итеп яшәгез, чит итмәгез, кыерсытмагыз. Килен ят җиргә килеп керә, болай эшләсәм ничек булыр, тегеләй эшләсәм ничек булыр икән, дип борчыла. Авылдагы бер каенананы беләм, килене идән юса, аны яратмый, кире үзе юарга тотына, гел гаепләп кенә тора, кияү дә начар, үзенекеләр генә яхшы имеш. Киленен рәнҗетүен белгәч, өйләренә бардым. «Ник алай эшлисең, бу бит синең усаллыгыңны күрсәтә. Улың гомер буе шушы хатын белән торачак, бозма араларын, дим. Киленнәр барыбер үзенекен эшли ул, син начарга каласың, картаймышлы көнеңне уйла дидем. Аллаһы Тәгалә дә, сабыр ит бәндәм дигән. Ә менә балаларның аз тууында киленнәрнең гаебе зур дип саныйм. Бәби тапкан саен хатын-кыз матурлана, организмы яшәрә генә. Кимендә өч бала үстерергә кирәк. Бер бала юк бала инде ул, сөйләшеп утырырга иптәше, туганы юк.
Мәгъзүм абый, бераз уйланып торды да, сүзен дәвам итте: 
– Үзем армиядән кайтып, өч ел узгач өйләндем. Дустым Кыяметдингә, тормыш итәргә яраклы берәр кыз кирәк иде бит, киңәш ит әле дим. «Әй, Мәгъзүм, сиңа авылдашыбыз Гөлзададан да әйбәте, матуррагы булмый инде», диде. Армиядә чакта бу кыз белән бераз хатлар язышып торган идек. Өйләнгәндә теләк теләдем: кеше кебек яшәп булса гына ярар иде. Теләгем тормышка ашты. Гөлзада бик уңган, кешелекле хатын булып чыкты. Әниемне паралич сукты һәм ул алты елдан артык гел урын өстендә генә ятты. Аны Гөлзада карады, вакытында ашатты, юындырды, беркайчан зарланмады. Өйдә бернинди ят ис булмады. Ул вакытларда хәзерге кебек автомат кер юуу машинасы да юк, кышкы суыкларда кер юып, куллары күшегеп, зәңгәрләнеп бетә иде. Кызгана идем үзен. Гомер буе яратып яшәдем хатынымны. Бүләкләрне дә гел алып тордым. Яхшы туннар да, дубленка да бүләк иттем. 70 яшеңә 70 мең сумлык чәшке тун алып бирәм дидем һәм сүземдә тордым. Кызларыма акчасын бирдем дә, алар килешлесен алып кайтып бирде. Дөнья көткәндә төрлесе булгандыр, әмма барысын да уртага салып хәл иткәч, алары онытылган, яхшылары гына истә калган. 
Әңгәмәгә Гөлзада апа кушылды. 
– Мәгъзүм абыегыз тормышның төбеннән күтәрелгән. Бөек Ватан сугышы башлануга әтисен фронтка алалар, ул вакытта әнисе Мәгъзүм белән авырлы була. Беркайчан да «әти» дигән татлы сүзне әйтергә насыйп булмый аңа, чөнки әтисе сугыштан кайтмаган. Матур гомер кичердек. Ул эштән кайтмыйча, табын артына да утырмадык. Балаларымны да, әтиегез ни әйтер, дип үстердем. Бу да үзенә күрә бер тәрбия чарасы иде. 
Гөлзада апа Олы Кайбыч авыл Советында, балалар бакчасында, төзелеш оешмасында эшләсә, Мәгъзүм абый шофер, ферма мөдире, заготовитель булган. Ул чактагы колхоз рәисләре Фәсхетдин Ярхәмов, Мансур Закировны да зур хөрмәт белән искә алдылар. 
Кече Кайбыч авылы мәчетендә инде 12 ел имам вазифасын башкаручы Мәгъ­зүм абый белән Гөлзада апага алга таба да,  ике аккоштай парлы булып, озак еллар буена халык рәхмәтенә, балалар хөрмәтенә төренеп яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече Кайбычта яшәүче Гөлзада һәм Мәгъзүм Тимершиннар алтын туйларын бәйрәм итте