Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кече Кайбычтан Хәдичә апа: ”Фронтка кипкән бәрәңге озата идек”

“Бу дөньяда яшәгәнемне сизми дә калдым. Гомеркәйләр, аккан сулар кебек, үтә дә китә икән ул”, – ди шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юби-леен билгеләп үткән Хәдичә Газыймҗанова.

Кече Кайбыч авылында яшәүче әбине олуг юбилее белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина да килгән иде. 
– Хөрмәтле Хәдичә апа! Сезне гомер бәйрәмегез белән тәбрикләп, Россия Президенты Владимир Путинның сугыш елларында, тылдагы фидакарь хезмәтегез өчен җибәргән котлау хатын тапшырам. Ә бу бүләк – бездән. Бөек Ватан сугышы чорында сезгә бик күп михнәтләр күрергә, бер караңгыдан икенчесенә кадәр эшләргә туры килгән. Картлыгыгыз бәхетле, чөнки авыр чорларны үтеп, бүгенге матур тормышны күрү бәхетенә ирешкәнсез. Сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы телим.Үзегезнең намуслы, тырыш хезмәтегез белән сез 100 еллыгын каршы алучы ТАССР үсешенә дә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе, – диде Альберт Илгизәрович. 
Тарих битләренә әйләнеп кайтсаң, Хәдичә әбинең тормышы, чыннан да, җиңелләрдән булмаган. Ул Кече Кайбычта Нурсафа апа һәм Газыймҗан ага гаиләсендә өч баланың икенчесе булып туган. Бертуганнар Рауза, Хәдичә һәм Йосыфның үсмер чаклары Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Колхоз-да иң авыр эшләр шул үсмерләр, хатын- кызлар, карт- карчык¬лар җилкәсенә төшә. 
– Әтиебез Газыймҗан 1894 елгы иде. Ул беренче Бөтендөнья сугышында да катнашкан. Анда каты яраланып, елдан артык госпитальдә дәвалана, савык-кач, кабат фронтка җибәргәннәр. Сугыштан ябыгып кайтты. Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка җибәргәннәр иде, сәламәтлеге начар булгач, кире кайтардылар. Әние¬без Нурсафа гади колхозчы иде. Сугыш вакытында күп эшләргә туры килде безгә. Ил өстенә килгән кайгыны барыбыз бергә күтәрдек, һәр эшне бергәләп башкардык. Үгез дә җиктем, иген дә урдым, “уфалла арбасына” җигелеп, Чувашия¬дән чәчүлек орлык та ташыдым. Бер-сендә Чувашиягә, арбалар тартып, илле кеше бардык, һәр арбага берәр капчык орлык салып кайттык. Кырда борчак, арыш, печән чаба идек. Бәрәңге заводында да эшләдем, ул башта Кече Кайбычта иде, бераздан Олы Кайбыч белән ике арага күчерделәр. Анда бәрәңгене чистартып, турап киптерделәр. Без әзер продукцияне, үгезләр җигеп, Колаңгыга ташыдык, ан-нан фронтка озаталар иде. Сугыштан соң янгын сүндерү частендә эшләдем. Колхоздан биш елга Түбән Новгородтагы тимер юл төзелешенә җибәрделәр, яхшы эшләгән өчен тегү машинасы белән бүләкләделәр. Шул машина белән авыл халкына, күрше авыллардан килүчеләргә төне буе кием тегә идем. Озак еллар тегермәндә эшләдем. Бөтен гомерем хезмәттә үтте, пенсиягә чыккач та ун елдан артык эшләдем, – диде Хәдичә әби. 
Әнә шулай еллар уза торган. Аңа үз гаиләсен кору насыйп булмаган. Хәзерге вакытта энесе Йосыф гаиләсе белән аларның улы Дилүс тәрбиясендә яши. 
– Хәдичә апа башлангыч мәктәптә дүрт класс кына укыган. Кияргә киеме, ашарга ризыгы булмагач, алга таба укый алмаган. Математиканы яхшы белә. Әле безнең малайларга да тапкырлау таблицасын ятлатты. Хәдичә апаның апасы – минем әнием Раузага да бик күп эшләргә туры килгән. Ул Иске Чәчкаб авылы янында окоп та казыган. 91 яшендә вафат булды. Нәселебездә озын гомерле кешеләр бар, Нәҗибә дәү әниебез 107 яшендә үлгән. Аның ире Сабирҗан беренче Бөтендөнья сугышында һәлак булган. Туксан яшькә җитсә дә, Хәдичә апаның бер дә тик утырганы юк, ул гел хәрәкәттә. Бакчада чүбен дә утый. Хәдичә апа да, Йосыф абый да яшь чакларында матур җырлыйлар, бииләр иде, – диде Рәмзия апа. 
– Без кечкенәдән Хәдичә апа тәрбиясендә булдык, кичләрен үзе белгән до-галарны өйрәтә иде. Алар барысы да гел хезмәттә булды, әти озак еллар ме-ханизатор булып эшләде, – дип әңгәмәгә кушылды Юныс абый да. 
– Хәзерге матур, мул тормышка куанып, Ходайга шөкер итеп яшим. Алла боерса, тагын яшәргә өмет бар әле. Юбилеем белән котларга килүчеләргә, мине хөрмәтләп искә алган илебез, районыбыз җитәкчеләренә рәхмәт. Исән-лектә, саулыкта, байлыкта яшәсеннәр, эшләре һәрвакыт уң булсын, – диде Хәдичә әби безне озатканда. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев