Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кече Кайбычтан Зиннуровлар гаиләсе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән очрашуда катнашты

Бүген Татарстанның иң күркәм гаиләләре Казан Кремленә җыелды. Анда аларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым Миңнеханова каршы алды.

Республика көне алдыннан бишенче ел рәттән уздырыла торган әлеге бәйрәмдә республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 50 гаилә катнашты. Алар арасында Кече Кайбыч авылында яшәүче Рамилә һәм Фәрит Зиннуровлар гаиләсе дә бар иде. 


Кайбычта Зиннуровлар гаиләсен белмәгән кеше сирәктер. Рамилә дә, Фәрит тә Кече Кайбычта туып-үскән. Гаилә учагын тергезеп, бергә гомер итә башлауларына 11 ел. Тормышларын тагын да ямьләп, өч балалары – Булат, Кадрия һәм Нурислам үсеп килә. Фәрит – крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе. Ябалак авыл җирлеге депутаты да әле ул. Намуслы хезмәте күпсанлы Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары белән бәяләнде. Рамилә район үзәк сырхауханәсендә участок шәфкать туташы булып эшли, хәзерге вакытта бала белән декрет ялында утыра. Зиннуровлар төрле бәйгеләрдә, авылның гына түгел, районның да җәмәгать тормышында актив катнаша. Алар сәламәт яшәү рәвеше алып бара, бергәләп бассейнга йөриләр, табигатьтә ял итәләр. Рамилә һәм Фәрит Зиннуровлар, эш сөючән, тырыш, күркәм гаилә буларак, һәркемгә үрнәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев