Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кече Кайбычтан Фәйрүзә Курмаевага Россия Президенты Владимир Путиннан котлау хаты килде

Бөек Ватан сугышы елларында "Барысы да фронт өчен!" дигән лозунг астында көнне төнгә ялгап эшләгән тыл хезмәтчәннәренең хезмәт батырлыгын искә алып, Россия Президенты Владимир Путин 90, 95 яшьлек юбилейлары белән котлап открытка җибәрә. Кече Кайбыч авылында яшәүче Фәйрүзә апа Курмаевага килде ул тирән рәхмәт сүзләре белән сугарылган котлау хаты.

Авыр елларга туры килгән яшьлеген бик искә төшерергә яратмый ул. Күңелен әле дә тырнап тора ул чактагы михнәтләр. Биш балалы гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән. Әтисе Нурулла авылда беренчеләрдән булып колхозга кергән. Ә Бөек Ватан сугышы башланганда Фәйрүзәгә 16 гына яшь була. Абыйлары Әһлиулла, Гыйльмулланы елашып фронтка озаталар, әтисен шәһәргә хәрби заводка эшкә җибәрәләр, ә үсмер кыз энеләре Вәгыйзь һәм Хәмәт белән колхоз йөген тарта башлый. Колхоз атлары караучы Фәйрүзәне, фашист гаскәрләре бер-бер артлы илебез шәһәрләрен яулап ала башлагач, яшьтәшләре белән бергә Иваново, Мәскәү өлкәләренә оборона корылмалары төзелешенә, окоп казырга җибәрәләр. Анда намус белән эшлиләр. Туган авылын сагынып кайткан кыз кабат атларын карый башлый.

Ул елларда йортына кара кайгы кермәгән бер генә гаилә дә булмагандыр, мөгаен. Фәйрүзә апаның ике абыйсыннан да, яу кырында һәлак булулары турында бер-бер артлы кайгылы хәбәр килә. Миллионлаган корбаннар китергән сугыш тәмамлангач, авылга фронттан солдатлар кайта башлый. Дәһшәтле сугышның үзәгендә кайнап, җиңелчә генә яраланып, туган авылына кайткан Рәхмәтулла Курмаев белән эшкә батыр Фәйрүзә гаилә корып җибәрә. Мәхәббәтләренең татлы җимешләре булып, биш кыз, өч малай дөньяга килә. Рәхмәтулла аганың гына гомере иртәрәк өзелә шул.

Фәйрүзә Курмаеваны 90 яшьлек юбилее белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина килгән иде. Альберт Илгизәрович юбилярга Президент бүләге белән бергә үз бүләген дә тапшырды, җылы теләкләрен җиткерде. Әниләрен олуг юбилее белән котларга кызлары Мөнирә, Флүрә һәм Гөлфия кайткан иде.

- Мин үземне бәхетле саныйм, чөнки, Екатеринбург шәһәрендә яшәгән олы улым Хәлимулладан кала, җиде балам исән-сау. Ун оныгым, унбиш оныкчыгымның яраткан дәү әнисе мин. бар. Улым Фиргать, киленем Венера белән бергә матур гомер кичерәбез. Аллага шөкер, ашыйм дисәң - ризык, киям дисәң кием бар. Булганына шөкер итеп яшәргә генә кирәк, - диде Фәйрүзә апа кунакларны озатканда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече Кайбычтан Фәйрүзә Курмаевага Россия Президенты Владимир Путиннан котлау хаты килде