Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева - «Закон территориясе» республика бәйгесе җиңүчесе

Узган атнаның дүшәмбесендә Казанда «Закон территориясе» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бәйге лауреатлары арасында Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева да бар. Ул «Авыл җирлеге территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүдәге өлеше өчен» номинациясендә җиңде.

Җиңүчеләрне ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм башка рәсми затлар котлады .“Закон территориясе” бәйгесе Татарстан Эчке эшләр министрлыгы инициативасы белән 2007 елдан бирле үткәрелә.Конкурста җиңүчеләрне муниципаль берәмлек, предприятие, оешма, уку йортлары территориясендә җинаятьчелек һәм хокук тәртибе, иминлекне  тәэмин итүдә иҗтимагый оешмалар, ирекле халык дружиналарының катнашы, эчке эшләр органнарына теләктәшлек итү, хокук саклауга багышланган чаралар уздыру, балигъ булмаган балалар арсында хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлекләренә карап бәялиләр.  Елена Алексееваның бу юнәлештәге эшчәнлеге уңай бәяләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев