Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кече Мәме авылы китапханәчесе Валентина Охотниковага җитмеш төрле һөнәр дә аз

Валентина Охотникова – туган җирен, аның кешеләрен яратучы, хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, шул ук вакытта тыйнак та, сабыр да, дөньяга карашы киңкырлы булган гүзәл затларыбызның берсе. Ул Кече Мәме авылы китапханәсендә эшли.

Аның сәләтле кыз икәнлеге балачагыннан ук беленә башлый инде. Шуңа да, әле хезмәт биографиясенең ничек булачагын күз алдына да китермичә, мәдәният училищесына укырга керә. Валентина Николаевна 2011 елдан башлап авылдашларына китапханә хезмәте күрсәтә башлый. Ә аңа кадәр 12 ел дәвамында клуб мөдире булып эшләгән, соңыннан мәктәптә музыка һәм рәсем дәресләре укыткан. Ничә еллар буена мәдәният өлкәсендә кайнап, ул авылдагы балалардан башлап өлкәннәргә кадәр кемнең нигә сәләтле икәнлеген яхшы белә. Авылдашларының ялын оештыруда бу аңа  нык ярдәм итә. 
–Китапханәдә 310 китап укучы исәпләнә, 35 яшьтән өлкәнрәкләр аеруча күп укый, – диде ул. –Мәктәп укучыларын әйтеп тә торасы юк, алар көненә бер-ике тапкыр да килеп китәргә мөмкин. 
Николай Ворожейкин – китапханәгә даими йөрүчеләрнең берсе. Ул татар язучылары әсәрләрен һәм авыл тормышы турындагы китапларны яратып укый   икән. Пенсиядәге укытучы Нина Чернова тарихи китап­ларга өстенлек бирсә, Ольга Ершова  чуваш язу­чылары әсәрләрен сорап кына тора.
Китапханәнең китаплар фонды ел саен тулылана бара. Димәк, күңелеңә ошаганын сайлап алырга була. Быел гына да алтмыштан артык яңа китап кайткан. 
Китапханәләр хәзер күңел ачу учреждениеләре ролен дә башкара, ягъни авыл халкы өчен төрле мәдәни чаралар да үткәрәләр. Җыр-биюгә оста булгач, һәр эшне иҗади якын килеп башкаручы Валентина Охотникова бу юнәлештә дә сер бирми. Ул күп вакытын халык ансамбле исемен алган “Палан” фольклор ансамбленә йөрүчеләрнең башкару осталыгын үстерүгә бирә. Ансамбльнең җитәкчесе, шул ук вакытта хореографы да буларак, үз эшенең чын остасы икәнлеген тиз таныта ул. Репетицияләргә авылның өлкән яшьтәге апаларын чакыра. Нәкъ менә алар ансамбльне үстерүдә үзләреннән зур өлеш кертә дә инде. Чөнки өлкәннәр  борынгыдан ук килүче туй йолаларын, милли бәйрәмнәрнең асылын  белә. Кайбер ансамбльләр җирле фольклорны белми, шуның белән оттыралар да. Репетицияләр берничә сәгатькә сузылса да, берәү дә ашыкмый, яңа җырлар өйрәнәләр. 
Валентина Охотникова балаларны да иҗатка тарта.
–Ата- бабаларыбыздан калган мәдәни мирас беркайчан да юкка чыкмасын, аны яшь буын белеп үссен өчен тырышам. Шуңа да “Палан” белән бергә балаларның “Чишмәкәй” ансамблен дә оештырдым, – ди ул. 
Балалар бакчасына йөрүче сабыйларны милли курчаклар ясарга өйрәтә. Шул ук вакытта аларга чуваш халкына бәйле риваятьләр сөйли. Башлангыч класс укучыларына да  мәдәниятләре, көнкүрешләре, һөнәрләре, бәйрәмнәре турында бай мәгълүмат бирә. Бу дәресләр уеннар, фольклор элементлар белән бергә баетылып барыла. Дәресләре бер-берсенә охшамаган, шуңа да яратып тыңлыйлар. Валентина апаларының борынгы, шул ук вакытта тылсымлы да булган сандыгында  ниләр булуы белән кызыксыналар. “Әбием сандыгы” дип аталган сандыкта чувашларның борынгы киемнәре, бизәнү әйберләре, көнкүреш кирәк-яраклары саклана. Балаларга аларның барысы да кызык. Тылсымчы апалары чигү үрнәкләре турында да күп белә. Ул тудырган бизәкләрне кулга тотып карарга, кәгазьгә яисә тукымага төшерергә дә мөмкин. 
Китапханәче эшенең бер юнәлеше – туган як тарихын өйрәнү. Туган якның билгеле булмаган тарихи битләрен ачу балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә кызыклы. Китапханәдәге шундый укулар тирән эчтәлекле презентацияләр белән баетыла. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары, кайнар нокталарда хезмәт иткән якташлары турында да материаллар тупланган. 
Авыл җирлегендә яшәүчеләр китапханә, клуб, мәктәп хезмәткәрләре әзерләгән чараларда яратып катнаша. Бу аларга аралашу шатлыгы бүләк итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев