Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кече Мәме авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше башланды

Ул «Сәламәтлек» илкүләм проекты нигезендә республикада кабул ителгән «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын яңарту» программасы буенча федераль бюджет хисабына төзелә.

Районның баш врачы Гөлнара Сафиуллина әйтеп узганча, хөкүмәт ярдәме белән безнең районда модульле ун фельд¬шер- акушерлык пункты төзелгән. Аларда авыл халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтелә. Әлеге программа 2012 елдан бирле гамәлдә. Бездә әле тагын Борындык, Мө¬рәле, Чүти авылларында да шундый сәламәтлек йорт¬лары төзергә кирәк, чөнки биналары искергән, заман таләпләренә җавап бирми. Кече Мәме авылында яшәүчеләр дә үз авылларында кызгылт- сары төстәге бинаның тизрәк сафка басуын көтә.
– Төзүчеләр җир эш¬ләрен башлап җибәрделәр инде. Алар булачак пункт урынына беренче казыкны кактылар. Яңа объект үзе әлегә күзгә күренмәсә дә, адресы бар инде: Үзәк урамы, 30 нчы йорт, – диде Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева. – Авылыбыздагы медпункт 1975 елда төзелгән мәдәният йорты бинасында урнашкан иде. Хәзер анда ремонт эшләре башланды, соңыннан авыл җирлеге шунда урнашачак. Ә медпунктны мәктәпкә күчереп торырга туры килде.
«Татарстан Республикасы сәламәтлек сак¬лау өлкәсенең мактаулы хезмәткәре» исемен горур йөртүче фельдшерлары Мәүлия Туралеваны җирлек халкы бик хөрмәт итә. Эш шартлары нинди генә булуына да карамастан, хезмәтен югары дәрәҗәдә башкара ул.
Авыл халкының хыяллары тормышка аша. Кече Мәме җирлегендә узган халык җыенында Бортас авылында яшәүчеләр кибет юклыктан зарланган иде. Күп тә узмады, яңа кибет сафка басты, киштәләре товар белән шыплап тулган. Юлсызлыктан интеккән Малала авылы халкын да ишеттеләр: хәзер яңа юлдан йөриләр. Хәзер төзелүче фельд¬шер- акушерлык пункты да үз пациентларын быел кабул итәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев