Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кече Мәме авылында яшәүчеләр «Зур этнографик диктант”та катнаша

Татарстанда Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, 1 ноябрьдә, «Зур этнографик диктант» Бөтенроссия акциясе узачак. Диктант халыкның этнографик грамоталылыгын бәяләргә мөмкинлек бирә, этникара дуслыкны ныгытуга, Россиядә яшәүче халыкларның милли-мәдәни үсешенә йогынты ясый. Бу хакта район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев хәбәр итте.

Мәгариф бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бенча методисты Энҗе Гарифуллина, башкарма комитетның  оештыру-хокукый бүлеге тәрҗемәчесе Алинә Батанова һәм район газетасы журналистлары катнашындагы очрашуда этнографик диктантның бөтен Россия күләмендә оештырылуы, аның бездә чувашлар яшәүче Кече Мәме авыл җирлегендә мәктәптә уздырылуы хакында сүз барды. Мондый диктант безнең районда әле беренче генә тапкыр үткәрелә.Этнографик диктант язуда теләге булган һәркем катнаша ала. Аларга тест рәвешендәге 30 биремгә җавап бирергә туры киләчәк. Егерме сорау барысы өчен дә уртак булса, унысы федерациянең һәр субъекты өчен уникаль булачак. Диктант язу өчен 45 минут вакыт бирелә. Диктант нәтиҗәләре Россия Федерациясе Конституциясе көнне – 12 декабрьдә игълан ителә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев