Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кече Мәме авылының «Палан» фольклор ансамбле «Иске Казан түгәрәк уены» фестивалендә чыгыш ясады

Җәйнең беренче көнендә Биектау районының яңа «Казан арты» паркында «Иске Казан түгәрәк уены» дип исемләнгән Республика фольклор фестиваленең йомгаклау концерты узды.

Анда фестивальнең 2017 һәм 2018 еллардагы лауреатлары катнашты.  Республикабыз­ның 17 муниципаль районыннан, Казан шәһәреннән, Марий Эл республикасыннан барлыгы 20 фольклор төркеме осталыгын күрсәткән.

Фестивальдә Кече Мәме авылының «Палан» халык фольклор ансамбле дә чыгыш ясады. «Иске Казан түгәрәк уены» беренче тапкыр 2010 елда Республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан үткәрелгән. Әлеге чара Татарстан һәм Идел буе төбәкләрендәге традицион мәдәният һәм милли йолаларны хөрмәт итүчеләрне үзенә җәлеп итә. Шатлык, бәхет, дуслык, уен-көлке – барысы да халкыбызның “Түгәрәк уен”ында чагылыш таба. Бу бәйрәм фольклор традицияләрне сакларга, үсеп килүче яшь буынны күп гасырлык кыйммәтләр белән таныштырыр­га мөмкинлек бирә. Бәйрәм вакытында Биектау үзешчәннәре һәм республиканың популяр артистлары катнашында концерт, милли-спорт уеннары, көрәш, ат чабышы узган. “Дуслыкта – көч” театральләштерелгән тамашаны һәм “Түгәрәк уен”ны тамашачылар аеруча яраткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев