Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кече Мәме мәктәбе укытучысы “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте призына лаек булды

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте үз кул астында нәшер ителүче газета-журналларга язылучылар арасында һәр подписка саен призлар уйната. Кайбычта да белемгә омтылышы зур булган, матбугатсыз яшәүне күз алдына да китерә алмаган кешеләр яши. Алар арасында «Газетага языл һәм телевизор от!» акциясендә һәр ярты ел саен катнашучылар да бар. Әлегә телевизор, фотоаппарат кебек кыйммәтле призлар отканнары булмаса да, кызыксындыру бүләгенә ия булучылар бар.

2018 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу йомгаклары буенча игълан ителгән чираттагы бәйгедә кызыксындыру бүләгенә  Имәнле Бортас авылында яшәүче Земфира Насыйбуллина лаек булды. Ул Кече Мәме төп мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Шунысын да әйтергә кирәк, бу бәйгедә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүче укытучылар актив катнаша һәм бүләкләнә дә.
– Безнең буын газета -журналлар укып үсте. Шул сәбәпледер инде, газетага язылуны тормышның аерылгысыз бер өлеше итеп кабул итәбез. Хәзерге заманда мәгълүмат чыганак­лары бихисап, интернет челтәрендә бар яңалыкны да табып була, диярсез. Әмма кәгазьгә басылган сүз аңлаешлы да, ышанычлы да яңгырый. Яңа килгән, укылмаган газета-журналлар эшләнмәгән эш кебек көтеп тора сыман, – диде Земфира Насыйбуллина, кулына «ТАТМЕДИА» бүләкләрен алгач. – Мәктәптән кайтуга, газеталардагы яңалыклар белән танышып чыгам. Бу минем өчен рухи азык та, ял да. Мәктәптә эшләгәнгә, “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары минем эшемдә дә зур ярдәмче булып тора. “Кайбыч таңнары” газетасы – һәрвакыт өебезнең көтелгән кунагы. Ул барыбызның да кулыннан уза. Районыбызның тормышы белән ничек кызыксынмыйсың инде? Яңа газеталарны мин генә түгел, гаиләм дә яратып укый. Кызым бигрәк тә “Салават күпере” журналын көтеп ала. Ул андагы төрле бәйгеләрдә дә катнаша. “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте тарафыннан уздырылган бәйгедә быел мин дә катнашырга булдым. Төп бүләкне отып булмаса да, кызыксындыру бүләге дә минем өчен көтелмәгән зур сөенеч булды. Мине эш урыныма килеп зурлап котладылар һәм бүләк тапшырдылар. Бүләк-пакет эченнән журналлар, сумка һәм кулчатыр килеп чыкты. Чәчәкле кулчатыры, тиздән яз киләсен хәбәр иткәндәй, кәефне күтәреп җибәрде. Газета укучыларга дә әйтәсем килә: «Кайбыч таңнары»на язылыгыз, укыгыз, төрле бәйгеләрдә катнашыгыз. Тормышның күңеллелеге үзебездән тора. Бер-беребезнең хәлен белеп, ярдәмләшеп, күңелле итеп яшик. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече Мәме мәктәбе укытучысы “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте призына лаек булды