Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кече Подберезье авылы китапханәчесе – үз эшенең остасы

Кече Подберезье авылында клуб, китапханә һәм фельдшер- акушерлык пункты бер түбә астына урнашкан. Совет заманында ук төзелгән бина үзенә тартып тора, авылның иң җанлы урыны ул.

Бу авылга баргач, мин дә кердем анда. Китапханәче Елена Агафонова ачык йөз белән каршы алды. Китапханә зур түгел, анда киштәләрдәге китапларга гына урын җитә. Күңелең иркен булсын диләр бит. Елена Александровна авыл халкы катнашындагы барлык чараларны да клуб залында үткәрә. Клуб методисты Андрей Иванов белән бергәләп эшлиләр. 
Авылда яшәүчеләр саны йөздән бераз гына артыграк, аларның җитмеше китапханә укучысы. Китапханә бүлмәсе кечкенә булса да, китап фонды зур, анда җиде
 меңләп китап исәпләнә.“Кайбицкие зори”, “Республика Татарстан”, “Ватаным Татарстан” газеталарын, республикада нәшер ителүче башка газета-журналларны монда килеп укыр¬га мөмкин. Балалар өчен дә матур әдәбият, матбугат бар. Китап укучылар сугыш турындагы, фантастик, детек-тив әсәрләрне, мәхәббәт романнарын һәм башка төрле китапларны яратып укый икән. 
– Безнең китапханәнең китап фонды ел саен 30, аннан да күбрәк китапка тулыланып тора, –ди Елена. –Үзебез “Китап бүләк ит” акциясен дә үткәрәбез, ягъни укучыларыбыздан бүләккә китаплар кабул итәбез. Мисалга, авылдашым Валентина Таланова китапханәгә берничә роман һәм детектив ки-таплар бүләк итте. 
Елена Александровна өчен һәр укучы, баламы ул, өлкән кешеме, кадерле. Ул әле Сосновка авылы халкына да хезмәт күрсәтә, аларга да яраткан китапларын алып килә. Сер түгел, хәзерге интернет заманында китап укучыларны китапханәләргә тарту җиңел түгел. Шуңа да аларны кызыксындыру максатында эшнең төрле формаларын кулланалар. Елена да балалар өчен викториналар, уеннар үткәрә, мультфильмнар күрсәтә, төрле бәйгеләр оештыра. Бергәләшеп уенчыклар ясыйлар, табышмаклар чишәләр, бергәләп чәй дә эчәләр. Клуб методисты Андрей Иванов белән берлектә урта һәм өлкән яшьтәге китап укучылар катнашында концертлар да оештыралар. 
Китапханәченең вазифасы инде күптән китап бирү белән генә чикләнми. Алар вакыйгаларның үзәгендә кайнарга тиеш. Дөрес, авыллары кечкенә бу-лу сәбәп¬ле, аңа, халкы күп булган авылларда эшләүче хезмәттәшләренә караганда, эшне оештыру кыенрак. Ләкин ул бирешә торганнардан түгел, за-ман белән бергә атлый, эшенә иҗади якын килә. Ул оештырган “Оста куллар” түгәрәгенә пенсионерлар да йөри. Китапханәгә килгәч, алар яңа китаплар күргәзмәсе белән дә таныша, журнал битләрен дә актара. Хәзер биредә “Рос-сиядә Театр елы” күргәзмәсе эшли, Татарстанда Эшче һөнәрләр елына да күргәзмә оештырылган. 
Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев та Елена Александровнаның хезмәтен уңай бәяли. 
– Китапханәчебез үз эшенә җаваплы карый, намуслы, шуның өстенә актив та. Мәдәният хезмәткәрләре – халык белән эшләүдә беренче ярдәмчеләребез. Елена үзенә йөкләнгән җәмәгать эшләрен дә төгәл үти. Территорияне җыештырырга да беренчеләрдән булып чыга, авыл халкы белән төрле чаралар үткәрә”. 
Китапханәдә җиденче елын эшләүче Елена аңа кадәр авыл хуҗалыгында төрле эшләрдә, терлекчелектә дә үзен уңай яктан гына күрсәткән, пешекче дә булган. Инициативалы, җиңел аралашучанлыгы, киң күңелле, миһербанлы булуы белән авылдашларының хөрмәтен казанган. 
Гаиләсендә дә үрнәк ана ул. Тормыш иптәше Сергей белән матур гомер кичерәләр, өч бала үстерәләр. Ана (Гаилә) капиталы акчасына торак шарт-ларын яхшыртканнар, кирпечтән төзелгән йорт сатып алганнар. Ишек алла-ры мал белән тулы, бакчаларында яшелчәләрне мул үстерәләр. Кызлары Анжелика магистратурада укый. Алексей төзелеш көллиятендә белем ала,“Яшь һөнәр осталары” чемпионатында катнашып, җиңү дә яулаган. Ка-занда һәм Кострома шәһәрендә узган бәйгедә плитә белән тышлау номинаци-ясендә беренче урынга чыккан. Төпчекләре Захарга әле ун гына 10 яшь. 
Игелекле эшләре белән туган җиребезне бизәп яшәүче матур гаиләләр, тырыш хезмәтчәннәр күп бездә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев